Авыл хезмәтчәннәре өчен мөһим чор – терлек азыгы хәзерләү кампаниясе башлана
Запас мул булса, күңел тыныч
Узган елгы корылык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур сабак булды. Бары алдагы елларда терлек азыгын мул хәзерләгән хуҗалыклар гына кышны тыныч күңел белән чыга алдылар. Шуңа күрә быел авыл хезмәтчәннәре алдына терлек азыгын ел ярымике еллык запас белән хәзерләү бурычы куела.
Быел һава шартларының яңгырлы булуы терлек азыгының мул уңышын вәгъдә итә. Районыбыз игенчеләре узган ялларда бөртекле культуралар чәчүне төгәлләделәр. Хәзер төп бурыч – терлекләргә кышка запас туплау. – Печән өлгереп килә. Соңгы вакыттагы явымлы һәм эссе көннәр күпьеллык үләннәр үсешенә уңай тәэсир итте. Һава торышы мондый булганда печән тәүлеккә биш сантиметрга кадәр үсә, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.
Аның сүзләренә караганда, аграрийлар шушы көннәрдә печәнгә төшәчәкләр. Дымлылык сакланып килгән очракта күпьеллык үләнне икенче тапкыр чабып алу мөмкинлеге дә булачак. Районда барлыгы 6838 баш терлек исәпләнә. Быел һәр шартлы баш терлеккә 34,4 центнер азык берәмлеге хәзерләнергә тиеш. Хуҗалы кларда күпьеллык үлән чәчелгән мәйдан 13,7 мең гектар тәшкил итә. Шуның иң күбе – “Нәүрүз” ширкәтендә. Биредә ул 3500
гектарны били.
– Техника старт сызыгына куелды. Печән чабуда өч “Магдон“, яшел масса урдыруда өч “Ягуар“ комбайннары эшләячәк, – ди ширкәт директоры Игорь Васильев. “
Дуслар! Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев