Авыл Сабан туйларында кайсы артистлар чыгыш ясый
Иртәгә, 6 июньдә, Әгерҗе районы авылларында сагынып көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабан туйлары гөрли.
Ат чабышы, милли көрәш, ярыш-уеннар, җыр-биюләр көтелә.
Авыл Сабан туйларын артистларның чыгышлары да бизи.
ИСӘНБАЙ авылы
Көндезге мәйданны Татарстанның һәм Башкортостанның халык артистлары Җәвит–Зөлфия Шакировлар, кичке мәйданны автор-башкаручы Нияз Сафиуллин “кыздыралар”.
ИЖ-БУБЫЙ авылы
Чаллыдан Илшат Хәмәдиев иҗатташ дуслары белән алып бара.
КИЧКЕТАҢ авылы
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты, җырчы, биюче, алып баручы Эмиль Гыйбадуллин килүе көтелә.
КОДАШ авылы
Бәйрәмне Әгерҗедән җырчылар Эдуард Мираев һәм Зөлфинә Хуҗина бизиләр.
КӨЧЕК авылы
Көндезге бәйрәмне Ижаудан Марат Хафизов алып бара, җырчы Светлана Тимершина чыгыш ясый. Кичкесен Ижаудан Румия Сабирҗанова, ди-джей Илнур Таҗиев “кыздыралар”.
ЯҢА БӘЗӘКӘ авылы
Казаннан Фидәрис-Рузалия Мортазиннар алып баралар.
САЛАГЫШ авылы
Көндезге һәм кичке мәйданны Казанда яшәүче талантлы авылдашлары Илшат Хәбибуллин иҗатташ дуслары белән алып бара. Көндезге мәйданда Ижаудан “Афәрин” бию ансамбле чыгыш ясый.
ИСКЕ ЭСЛӘК авылы
Чаллыдан Дамир–Алия Исламовлар иҗатташ дуслары белән алып баралар.
ТӘБӘРЛЕ авылы
Әгерҗедән Вәзыйх Сәйфуллин һәм аның иҗатташ төркеме алып баралар.
ТИРСӘ авылы
Бәйрәмне автор-башкаручы, җырчы Нияз Сафиуллин иҗатташ дуслары белән алып бара.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев