Авылларда күчмә мобиль поликлиника эшли
Кырынды һәм Көчек зоналарында эшләгән табибларга ике атнада 400дән артык райондашыбыз мөрәҗәгать иткән
“Мобиль поликлиника“ республика проекты буенча Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсе табиблары апрель башыннан Әгерҗе районы авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәләр. Кырынды һәм Көчек зоналарында эшләгән табибларга ике атнада 400дән артык райондашыбыз мөрәҗәгать иткән.
Башкаладан ерак урнашкан авылларда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү максатыннан “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” милли проектлары кысаларында республикада 2019 елдан башлап “Мобиль поликлиника” проекты эшли. Аның нигезендә Әгерҗе районы Чаллының 5нче хастаханәсенә беркетелде.
Быел да райондашларны кабул итү әлеге медицина учреждениесе табибларына йөкләнде. Апрель башында табиблар биш көн дәвамында Кырынды һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтсәләр, узган атнада аларга Көчек авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылды. Аларны график нигезендә гинеколог, уролог, кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург, күз табибы, ревматолог кабул итте. УЗИ, ЭКГ төшерү белгечләре дә эшләде. Кан анализы тапшырырга да мөмкин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев