Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авылның киләчәге – яшь фермерлар кулында

Владимир Гончаров яшь кенә булса да, чын мәгънәсендә, җир улы. 150 баш умартасы бар

“Кичкетаң авыл җирлегенең киләчәге – Владимир Гончаров һәм Айрат Зиннәтов кебек яшь фермерлар кулында. Без мәктәп тәмамлап шәһәргә укырга киткән егет-кызларның да диплом алгач авылга кайтып, биредә төпләнеп калып, матур гаиләләр корып яшәүләрен телибез, – диде авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев халык җыенында.

Чынлап та, Кичкетаңда тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Авыл олы юл буена урнашкан. Җирлеккә керүче өч авылда да шартлар шәһәрдәгедән ким түгел. Юллар төзек, социаль-мәдәни объектларның күбесе республика программалары буенча төзелгән йә ремонтланган, өйләр газ белән җылытыла, интернет белән проблема юк. Авыл тормышын сайлаган яшьләргә үз эшләрен ачарга да була. Әнә, Владимир Гончаров яшь кенә булса да, чын мәгънәсендә, җир улы. 150 баш умартасы бар, 214 гектарда күпьеллык үлән һәм бөртекле культуралар үстерә. Тагын бер төп шөгыле – сарымсак үрчетү. Анысы 6 гектар мәйданны тәшкил итә. Эшне алып бару өчен Хөкүмәт программалары да – зур ярдәм, ди. 2018 елда грант отып, тракторлы булган.

Айрат Зиннәтов та, югары белем алганнан соң туган авылы Кичкетаңга кайтып, үз эшен башлап җибәргән. Бүгенге көндә Зиннәтовларның сигез баш сыерлары бар. Үгезләр үстерәләр. Чәчүлек җирләре – 60 гектар. Узган ел Хөкүмәткә сөт сатып 550 мең сумга якын акча эшләгәннәр.

– Бу егетләрнең җирлегебезнең тоткасы булуларын, киләчәктә авыл кешеләрен эшле дә, ашлы да итүләрен телибез, – диде Зөлфәт Равил улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев