Азат Вәлиев Әгерҗе районы якташлары белән очрашты
Дустанә очрашу булды
24 июльдә район хакимиятендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиевнең районда туып - үскән, озак еллар безнең районда һәм республикада җитәкче урыннарда эшләгән Шәфкать Мөхәммәтшә улы Әхмәдишин һәм якташыбыз, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Харис Миннәхмәт улы Закиров белән дустанә очрашуы булды.
Алар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле дә телебезне саклауда, гореф-гадәтләребезне һәм тарихыбызны барлауда алдынгы сафларда. Өлкәннәрнең мәрхәмәте, тәҗрибәсе, беркайчан да өметләрен, сабырлыкларын югалтмыйча бары яхшылыкка омтылып яшәүләре яшь буын өчен зур үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев