Балалар иҗат йорты һәм Сарсак-Омга лицее командалары «Бәхетле йорт» төбәкара слётында катнаштылар
Искиткеч экскурсоводлар, әкияти персонажлар чараны чын мәгънәсендә истә калырлык һәм кызыклы итеп оештырдылар
19 июньдә Балалар иҗат йорты, өстәмә белем бирү педагоглары Е.И. Гаврилова, Ф.К. Зарипова җитәкчелегендә Сарсак-Омга лицее укучылары, шулай ук лицейның директоры һәм физкультура укытучысы Кызылтопрак А.Р. белән берлектә, «Бәхетле йорт» төбәкара слётында катнаштылар.
Чараны Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы, “Удмурт Кенеш” бөтенудмурт ассоциациясе һәм “Лудорвай” музей-тыюлыгы оештырды.
Килүгә барлык катнашучыларга «ШудДор» (“Бәхетле йорт”) дип язылган фирма кепкалары, яңгырдан саклаучы плащлар һәм бил сумкалары бирелде.
Балаларны «Охотники», «Ткачи», «Звездочёты», «Пасечники», «Земледельцы», «Лекари», «Изге хезмәтчеләр» һәм «Сәяхәтчеләр» дигән тематик атамалы кабиләләргә бүлделәр. Тәҗрибәле юлбашчылар җитәкчелегендә балалар көн дәвамында төрле биремнәр башкардылар.
Педагоглар өчен аерым бай программа әзерләнгән иде. Көн күңелле һәм нәтиҗәле үтте, балалар куандылар һәм китәргә ашыкмадылар. Күп кенә командалар палаткаларда төн кунып калдылар.
Искиткеч экскурсоводлар, әкияти персонажлар һәм талантлы алып баручы чараны чын мәгънәсендә истә калырлык итеп оештырдылар.
Барлык катнашучылар да сертификатлар, ә җитәкчеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев