Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Балаларга шатлык бүләк иттек

Менә алты ел инде җитәкчеләр, эшмәкәрләр 1 сентябрь алдыннан "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясенә кушылып, мәктәп формалары, уку кирәк-яраклары бүләк итеп, күп балалы, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны, ятимнәрне сөендерәләр. Узган атнада бу укучыларны район Мәдәният сараена чакырып, зур бәйрәм ясадылар. Бәйрәм бик күңелле барса да, шатлыклы мизгелләргә бай...

Менә алты ел инде җитәкчеләр, эшмәкәрләр 1 сентябрь алдыннан "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясенә кушылып, мәктәп формалары, уку кирәк-яраклары бүләк итеп, күп балалы, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны, ятимнәрне сөендерәләр. Узган атнада бу укучыларны район Мәдәният сараена чакырып, зур бәйрәм ясадылар. Бәйрәм бик күңелле барса да, шатлыклы мизгелләргә бай булса да, ахыры... моңсу тәмамланды. Бу балачак бәйрәме район башлыгы Фәрит Габбасов белән саубуллашу да булуы белән күңелләргә моңсулык өстәде.

Башка елларны бәйрәмдә шәһәр балалары гына күңел ачса, быел авыл укучылары да кунак булып килделәр. Ә беренче сыйныфка баручы нәниләрнең белемнәрен тикшерергә Белемнәр Феясы килгән иде. Ул якын дуслары белән яңа компьютер программасын урнаштыру мәшәкатьләре белән йөргәндә вируслар килеп, аларның планнарын бозарга тырыштылар. Әмма кечкенәдән үк компьютер серләрен өйрәнеп үсүче нәниләр вирусларның бөтен сорауларына җавап биреп, уеннарында активлык, өлгерлек күрсәтеп, лунтик белән бергә вирусларны җиңделәр. Фея мәктәпкә зирәк балалар килүенә сөенеп, нәни укучыларга мәктәптә яхшы уку һәм тәрбияле, һәр эштә актив булып үсү өчен файдалы киңәшләрен биреп саубуллашты.
Менә шундый кызыклы, эчтәлекле тамашадан соң бәйрәм кунакларын тәбрикләргә җитәкчеләр күтәрелде. Фәрит Габбасов быелгы акциядә дә җитәкчеләрнең һәм эшмәкәрләрнең актив катнашып, 235 баланы мәктәпкә әзерләүдә катнашканнары өчен аларга рәхмәт белдерде. Ә залдагы укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Беренче сентябрьдә бер генә бала да сабакташлары арасында кимсенеп, оялып тормасын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык. Бала ата-ананы сайлап алмый. Ә алар барысы да бәхетле балачак илендә яшәргә хаклы. Без аларга мәктәптә уку өчен дә уңай шартлар тудыру буенча зур эшләр башкардык. Белем көнендә мәктәпләрегездәге матур үзгәрешләрне күреп үзегез дә сөенерсез әле. Сезнең фәкать тырышып уку һәм тәрбияле, заманга лаек кешеләр булып үсүегезне телибез", - дигән изге теләкләрен җиткерде. Фәрит Гарифович ел саен ике баланы мәктәпкә тулысынча әзерләп, башкаларга үрнәк күрсәтә. Быел бу бәхет Әгерҗедән бертуган Альбина белән Диана Саматоваларга елмайды. Районыбыз укучыларын бәйрәм белән котларга һәм бүләкләрен тапшырырга ТР Инвестиция фонды агентлыгының начальник урынбасары Инсаф Галиев та килгән иде. Ул да 1 сыйныфка баручы биш баланы бүләкләр белән куандырды. Агрофирма җитәкчесе Илгиз Салиховка авыл ата-аналары аеруча рәхмәтле. Ул елның-елында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче авыл сабыйларын уку кирәк-яраклары белән тулы сумка бүләк итеп сөендерә. Быел да сәхнәгә балаларны тәбрикләү өчен агрофирманың кадрлар бүлеге начальнигы Ирина Александрова күтәрелде. Ул нәниләргә букчалар тапшырганда булачак укучыларның йөзләре кояш кебек балкый иде. Сәхнә түрендә тәүге тапкыр мондый зур бүләк алулары бит!
Мәктәпкә әзерләүдә шундый зур булышлык күрсәткәннәре өчен дүрт бала анасы Лариса Саматова сәхнә түреннән җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде. Менә шундый сөенечле мизгелләрдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинованың бәйрәмдә катнашучыларга Фәрит Габбасовның Казанга эшкә күченүе турындагы хәбәрне җиткерүе залны тып-тын калдырды. Бәйрәмне алып баручы Полина Крылова: "Сез әкиятләрдәге тылсымчы кебек булдыгыз, Фәрит Гарифович. Балаларның талантларын үстерү өчен бик зур ярдәм иттегез. Сезгә булган хөрмәт хисләребезне белдереп символик йөрәк бүләк итәбез", - диде һәм "Без сезне яратабыз!" дигән язулы йөрәк бүләк итте. Сабыйлар авызыннан шундый ихлас ихтирам, ярату сүзләрен ишеткәч һәм бүләк алгач, Фәрит Гарифовичның күңелләре тулды. "Бу балалар сәләтле булып үссеннәр, вакытларын бушка уздырмасыннар өчен бер нәрсәне дә кызганмадым. Аларның күз явын алырдай матур киемнәрдән сәхнәгә кояш кебек балкып чыгуларын күрү минем өчен иң зур шатлык була иде. Бу малайлар-кызларның талантлары елдан-ел үсүгә сөенеп туялмый идем. Сәхнәдә җырлап-биеп үскән бала тормышта беркайчан да начар юлдан китмәс. Сез минем күңелемдә барыгыз да шулай чибәр, сәләтлеләр булып калырсыз", - дип сәхнәдәге балаларны кочып алганда әти-әниләрнең дә күңелләре тулгандыр. Фәрит Габбасов, үз урынына калачак Валерий Макаровка мөрәҗәгать итеп, сәләтле балаларны үстерүне дәвам итәргә чакырды. Валерий Владимирович, бу бәйрәмне карап, Әгерҗедә талантлы, белемле яшь буын үсеп килүенә сөенүен әйтте һәм Фәрит Гарифовичның эшен лаеклы дәвам итәчәген белдерде. Бәйрәм ахырында балалар ике җитәкче кулыннан шарлар һәм шоколадлар да алдылар. Җитәкчеләр бу балаларның укулары һәм тәртипләре белән дә даими кызыксынып торсыннар, кирәк чакта ярдәм кулын сузсыннар иде. Бу яктан МЧС җитәкчесе Рәшид Мастикаевның Кадыбаш кызын инде ничә ел тәрбиягә алып, гел ярдәм итеп, укуы белән кызыксынып торуы башкаларга да үрнәк булсын иде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев