Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Барҗы­-Пельга авылы клубында күңелләргә үтеп керерлек чара узды

Авыл халкы белән бергә аңа хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашучыларның әтиәниләре дә чакырулы иде

9 Май бәйрәме алдыннан Барҗы-Пельга авылы клубында күңелләргә үтеп керерлек чара узды. Авыл халкы белән бергә аңа хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.

Мондый чараларны биредә еш уздыралар. Барҗы-Умгадан Рамилә апа Хикмәтуллина хәрби операциягә әлеге җирлектән алынган алты якташыбыз белән һәрвакыт элемтәдә тора. Якыннары белән аралаша алмаган очракта ике арада элемтә булдырырга да ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә әлеге җирлектән генә дә алты тапкыр гуманитар ярдәм җыю оештырылган. 

–    Егетләребезгә күптөрле кирәк-яраклар белән бергә милли ризыгыбыз чәкчәк тә салабыз. Аны Барҗы-Умгадан Алсу Дәүләтшина бик тәмле итеп пешерә, – ди Рамилә апа.

Шушы көннәрдә ярдәмнең җиденчесен җибәрергә әзерләнәләр. Бу эштә Барҗы-Умга халкы зур активлык күрсәтсә дә, Кичкетаң һәм Барҗы-Пельга авыллары кешеләре дә читтә калмый. 

–    Алар – безнең егетләр. Кечкенә авылыбызның зур батырлары. Без аларны ярдәмебездән ташламаска тиеш, – ди Барҗы-Пельгадан Зина Казанцева да.
Бәйрәм тантанасында да әлеге ярдәмнәре өчен улы хәрби операциядә булган Нина Александровна барлык әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. 

Ул шул көннәрдә бердәнбер улының ялга кайтуын көтә иде. 

–    Мин генә түгел, җәмәгате, ике кызы да бик сагындык. Төпчек кызларына – 10 ай, олысына биш яшь. Исән-сау гына булсын, берүк. Барыбызның олы өмете, зур терәге улым, – ди ана.

Алар улы киткәнче өйләренә су кертергә әзерләнгән булганнар. Бөтен кирәк-яраклар әзер, ди Нина ханым. Әнә шул эшемне башкарырга ярдәм итсәләр, зур рәхмәтле булыр идем, дигән үтенечен дә җиткерде. Тагын бер мобилизацияләнүченең әнисе Татьяна ханым да су кертүдә булышлык күрсәтүләренә өметләнә. Балтачтан Фәридә ханым Әсфәнова исә дәүләт программасы буенча өенә газ кертелүен көтә. 

Бәйрәмдә катнашкан район Иҗтимагый советы рәисе Александр Лапшин, авыл җирлеге башлыгы Илназ Җиһангәрәев әлеге гаиләләргә ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Илназ Наил улы авыл җирлеге исеменнән мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләренә бүләкләр дә тапшырды.
Язманы әзерләгән вакытта сөенечле яңалык килеп иреште: Нина ханымның улы кыска вакытлы ялга кайткан.   

Александр Аркадьевич, Иҗтимагый советның комиссия әгъзалары Александр Еникеев һәм Ромель Мәннапов та, әти-әиләргә иң изге теләкләрен җиткереп, егетләрнең туган якларга исән-сау кайтуларын теләделәр. Әлеге җирлекнең “аяклы энциклопедиясе“ булган Ромель Зөфәр улы сугышта һәлак булган һәр барҗыпельгалының исемен дә атады. 

Әлеге авыл халкы тагын бер улы белән, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Ул – Әфганстан бәрелешләрендә катнашкан алтын куллы табиб Елисей Михеев. Озак еллар Барҗы-Пельгада баш табиб булып эшләгән. Җитәкчеләр аның хөрмәтенә куелган Хәтер тактасы янына чәчәкләр салдылар. 

Җирлек үзешчәннәре Тәлгать Гыйззәтуллин, Ирек–Нәкыя Хәтбуллиннар, Зина Казанцева, Фәния Гайнушина, Алсу Дәүләтшина, Рамилә Хикмәтуллина, Асылбикә Хәмдиева һәм Кичкетаң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр көче белән әзерләнгән һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. 
Соңыннан мул табын артында чәй эчү оештырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев