Барҗы-Умгада “Бишек туе“ бәйрәме уздырдылар + ФОТО
Бүген Барҗы-Умгада шушы авылның Мәдәният хезмәткәрләре һәм районның "Ак калфак" бүлекчәсе әгъзалары тәүге тапкыр "Бишек туе" бәйрәме уздырдылар. Алар балага исем кушу йоласын күрсәттеләр, бишек җырлары башкардылар. Бәйрәмдә "Бишек җыры" бәйгесенә йомгак та ясадылар. Җиңүчеләр - Исәнбайдан Фәридә Җәмилева, Иж-Бубыйдан Рәфисә Мусина, Көчектән Фәнисә Гайнетдинова, Ямурзадан Раилә Тимофеева, Тәбәрледән Фәнзилә...
Бүген Барҗы-Умгада шушы авылның Мәдәният хезмәткәрләре һәм районның "Ак калфак" бүлекчәсе әгъзалары тәүге тапкыр "Бишек туе" бәйрәме уздырдылар.
Алар балага исем кушу йоласын күрсәттеләр, бишек җырлары башкардылар. Бәйрәмдә "Бишек җыры" бәйгесенә йомгак та ясадылар. Җиңүчеләр - Исәнбайдан Фәридә Җәмилева, Иж-Бубыйдан Рәфисә Мусина, Көчектән Фәнисә Гайнетдинова, Ямурзадан Раилә Тимофеева, Тәбәрледән Фәнзилә Гомәрова калфаклар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев