Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бәйрәм иттек көн буе!

Шәһәребез юбилеена һәм Тимерьюлчыларга багышланган бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң да "Локомотив" стадионында һәм район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда күңел ачулар, концерт программалары төн уртасына кадәр дәвам итте. Стадиондагы "Татарча солянка" концертын әгерҗелеләр аеруча яратып карадылар. Татарстанның яшь йолдызлары Мурат Гайсин, Айгөл Рәхимова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ленар Сәйфиев, эстрадабызның...

Шәһәребез юбилеена һәм Тимерьюлчыларга багышланган бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң да "Локомотив" стадионында һәм район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда күңел ачулар, концерт программалары төн уртасына кадәр дәвам итте.
Стадиондагы "Татарча солянка" концертын әгерҗелеләр аеруча яратып карадылар. Татарстанның яшь йолдызлары Мурат Гайсин, Айгөл Рәхимова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ленар Сәйфиев, эстрадабызның үзенчәлекле тавыш иясе Әлфинә Әзһәмова өч сәгать буе дәртле җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр. Ә концертны үзебезнең Иж-Бубый егете Булат Бәйрәмов-Җиһангәрәев алып барды. "Кайткан саен Әгерҗедәге матур үзгәрешләрне күреп сөенеп китәм. Әнә, шәһәрне генә түгел, балачакта җиңел атлетика буенча ярышларга килгән стадионны да танып булмый хәзер. Газон чирәмнәр, йөгерү юллары, хәтта спорт сөючеләргә шөгыльләнү өчен тренажерлар да бар. Үзебезнең Әгерҗебез, якташларым белән, чын мәгънәсендә, горурланам. Аның киләчәктә дә чәчәк атуын телим", - диде Булат һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлады.
Дәртле җырлар яңгыраганда биемичә түзеп буламы соң?! Әнә, тамашачылар да түзмәделәр, артистларның җырларына күбәләктәй җилкенеп рәхәтләнеп биеделәр. Ә бәйрәмебезне ямьгә күмгән башкала кунакларын әгерҗелеләр чәчәк бәйләмнәренә, көчле алкышларга күмделәр.
Бу вакытта сәнгать мәктәбе, Мәдәният сарае, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар, районыбыз үзешчәннәре, иҗат коллективлары Мәдәният сарае каршындагы мәйданны гөрләттеләр. Артистларның дәртле биюләре, матур җырлары шәһәрдәшләребез һәм кунаклар күңеленә хуш килде. Күз явын алырлык сәхнә костюмнарына да сокланмый мөмкин түгел иде. "Әгерҗе талантларга бай икән. Бу кадәр матурлыкны Ижауда да күргән юк иде минем. Чынлап та, бәйрәмнәре оештыра беләләр сездә", - диде Ижау каласыннан махсус шушы бәйрәмне карарга килгән Ләйсирә Йосыпова.
...Бәйрәм көнне өйдә утыралармы соң инде?! Кичке сәгать сигезенче яртыда биредә Мәскәүдән тикле килгән артистлар чыгышын карау бәхете дә елмайды. 80нче елларда иң популяр "Синяя птица" төркеме безне җырлары белән шул елларга алып кайтты. "Белый причал", "Три аккорда", "Клен", "Ты сейчас обижаешь любовь", "Горько" һәм башка бик күп җырларны яшьләр дә, өлкәннәр дә яратып тыңладылар. Кич буе Владимир Преображенский тамашачылар белән бик җылы аралашты. Тамашачылар да артистларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Әлеге җырлар бик күпләрне еракта калган яшьлек елларына алып кайттылар. "Моннан җиде ел элек Әгерҗедә булган идек. Бу юлы ул безне тагын да матураеп каршы алды. Сездә уңган-булганнар гына түгел, сәнгатькә гашыйк кешеләр яшәве дә сөендерә", - диде Владимир Преображенский. Концертның "сюрприз" өлеше дә булды. 80нче елларда язылып, бүгенге көнгә кадәр популярлыгын югалтмаган "Рыжий кот Мурлыка" җырының кушымтасына бар тамашачы кушылды.
Бәйрәм тамашасы әле болар белән генә дә төгәлләнмәде. Дагыстаннан килгән канатта йөрүчеләр беренче тапкыр әгерҗелеләргә тамаша күрсәттеләр. Күз алдына китерегез әле. 3 метр биеклектәге канатта велосипед белән дә, тазга утырып та йөреп күрсәттеләр алар. "Менә бу тамаша!" - дип тел шартлаттылар әгерҗелеләр.
Аннан Ижауның "Вечер" ансамбле бәйрәм кичен дискотека белән дәвам итте. Өлкәннәр дә, хәтта сабыйлар да таралышырга ашыкмадылар. Көне буе тамаша кылып бераз алҗыткан булса да, туйганчы биегәннән соң бар халык сокланып бәйрәм салютын карады.
Әнә шулай, шәһәребезнең 75 еллык юбилее һәм Тимерьюлчылар көне матур мизгелләргә бай булып бик күңелле узып китте. Алга таба да шәһәребезнең бик күп юбилейларын матур хезмәт уңышлары белән каршы алырга язсын!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев