Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бәйрәмнәр гөрләп узсын

Туган Әгерҗебез олы юбилеена әзерләнә. Бу шимбәдә, 3 августта, шәһәрдәшләребезне, авыл халкын, Әгерҗе кунакларын гаиләләре, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары белән бергәләп Әгерҗенең 75 еллык юбилеен һәм Тимерьюлчылар көнен билгеләп үтәргә чакырабыз. Бәйрәм тантанасы, ул көнне узачак чаралар турында тулырак сөйләвен үтенеп, бәйрәмне оештыру комиссиясе рәисе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек. -...


Туган Әгерҗебез олы юбилеена әзерләнә. Бу шимбәдә, 3 августта, шәһәрдәшләребезне, авыл халкын, Әгерҗе кунакларын гаиләләре, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары белән бергәләп Әгерҗенең 75 еллык юбилеен һәм Тимерьюлчылар көнен билгеләп үтәргә чакырабыз.
Бәйрәм тантанасы, ул көнне узачак чаралар турында тулырак сөйләвен үтенеп, бәйрәмне оештыру комиссиясе рәисе урынбасары Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек.

- Ишетеп белүебезчә, ул көнне шәһәребезнең К.Маркс урамы күргәзмәләр, аттракционнар урамына әйләнәчәк. Бөтен серне ачып бетермәсәгез дә, газета укчыларыбызны үзәк урамда ниләр булачагы белән бераз кызыктырып алсагыз иде, Римма Ринатовна.
- Күреп торасыз, К.Маркс урамы бәйрәмгә инде өч атна алдан әзерләнә башлады. Әлеге урамны төзекләндерү өчен Татарстан Хөкүмәте 30 миллион сум акча биргән иде. Бу көннәрдә транспорт йөртүчеләргә берникадәр уңайсызлыклар тудырылса да, үзәк урамыбыз күз алдында матур булып төзекләнеп килә. 3 августта биредә дистәләгән төрле күргәзмәләрдәге кызыклы экспонатлар белән танышырга мөмкин булачак. Иң зур күргәзмә тимер юл предприятиеләренеке булыр дип өметләнәбез. Район хакимияте каршындагы мәйдан тулысынча аларга бирелә. Пенсионерлар союзының Әгерҗе бүлекчәсе активистлары, мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге алтын куллы балалар ясаган кул эшләре күргәзмәсе барыгызны да үзенә тартып торачак. Монда күңелегезгә хуш килгән әйберләрне сатып алырга да мөмкин булачак. Кул эшләре осталары шунда ук сезнең өчен мастер-класс та уздырырга ниятлиләр. Бәйрәм кунаклары район тарихы музеендагы бай экспонатлар белән бу көнне урамда ук таныша алачаклар. Мәйданда районыбызның танылган рәссамы Камил Мөхәммәтшин рәсемнәреннән күргәзмә дә күпләрегезне үзенә җәлеп итәр.
Үзәк урамда балалар өчен көнозын төрле аттракционнар булачак. Сәүдә нокталары да төнгә кадәр эшләячәк.
- Бәйрәмдә безне нинди күңелле чаралар көтә?
- Бәйрәм тантанасы көндезге сәгать 11дә башланса да, аңа кадәр хезмәт коллективлары, пенсионерлар, спортчылар, яшьләр колонналары 3нче мәктәп яныннан башлап, К.Маркс урамы буйлап стадионга таба барачаклар. Колоннада бер меңгә якын кеше булачак. Ә стадионда ике сәгать дәвамында "Кояш шәһәре" дигән театральләштерелгән тамаша карый аласыз. Анда 300дән артык бала һәм олылар катнаша. Стадионга керү юлында теләгән һәркем Әгерҗедә калдырылган Универсиада уты факелын тотып фотога төшә ала.
- Шәһәрдәшләребез бу көнне танылган сәхнә осталары чыгышлары белән дә таныша алачак икән бит әле.
- Әйе, җыр-бию карарга яратучыларны көнозын артистлар сөендереп торачак. Көндезге сәгать 2дә стадионда Татарстаннның яшь артистлары "солянка"сы. Анда Иҗ-Бубыйда туып-үскән якташыбыз Булат Бәйрәмов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Әлфинә Әзһәмова, Мурат Гайсин, Ришат Фазлыйәхмәтов, Айгөл Рәхимова, Ленар Сәйфиев катнаша. Шул ук вакытта район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда районыбызның талантлы балалары чыгыш ясаячак. Ә спорт сөючеләр көндезге сәгать 2дә Боз сараенда Иҗау бүлекчәсе кубогына ачык хоккей турнирын карый алалар.
- Бу хәтле бай программаны карап, кичке мәйданга чыгарга хәл калырмы икән? Кичен урамда тагын да кызыклырак чыгышлар көтә диләр бит.
- Бәйрәм көнне йоклап яталармы инде?! Кичке сәгать сигезенче яртыда шәһәр үзәгендәге мәйданда легендар "Синяя птица" ансамбле солисты Владимир Преображенский сезне 70-80нче еллар җырлары дөньясына алып кереп китәчәк. Бу концерт төгәлләнү белән кичке сәгать 9да Дагыстаннан килгән канатта йөрүчеләр шәһәребездә беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Аларның чыгышларын карап хозурланганнан соң Иҗауның "Вечер" төркеме оештырачак бәйрәм дискотекасында рәхәтләнеп бии аласыз. Ә 22 сәгать 30 минутта бәйрәм салютын карамый калу һич тә мөмкин түгел!
Әгерҗебезнең 75 еллык юбилеен менә шулай бергәләп матур, кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга язсын, райондашларым!

Редакциядән: Күргәнегезчә, бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле, кызыклы, һәркем күңеленә хуш килерлек итеп төзелгән. Ә син шәһәребезнең 75 еллык юбилеена әзерме соң? Бәйрәм алдыннан яхшы хуҗа йортын, ишегалдын, капка төбен чистарта, төзекләндерә. Әйдә, син дә йорт яныңа күз ташла һәм җиң сызганып барысын да тәртипкә китер. Олы бәйрәм көнендә йорт яның урамыгызны ямьсезләп тормасын. Шәһәребезнең чисталыгы, төзеклеге - үзебезнең кулларда.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев