Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Белем көнендә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты

Студентлар уңайлы шартларда укыячак

1 сентябрьдә Әгерҗедә тантаналы рәвештә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы үз ишекләрен ачты. Нәрсәсе гаҗәп диярсез: Белем көнендә йөзләгән һәм меңләгән белем бирү учреждениеләре укучылар өчен үз ишекләрен ача бит. Әмма бүгенге очрак үзенчәлекле. Бу көнне колледж тарихы китабына яңа сәхифә өстәлде. Ул гаять зур ремонт белән бәйле.

Ярты гасыр эчендә мондый күләмле эшләрне училище бинасы беренче тапкыр күрә. Мондый бәхет районыбызга ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов күрсәтмәсе нигезендә көллият база эш бирүчеләренең кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен булдырыла торган ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына кертелү аркасында "тәтеде".

Котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иткән филиал директоры Илшат Гайнетдинов үзенең чыгышында түбәнең төзекләндерелүе, холл, киенү-чишенү бүлмәсе, ашханә, актлар һәм спорт заллары, ярдәмче бүлмәләр һәм хәтта баскычлар яңартылуы турында хәбәр итте. Корпусны капиталь ремонтлауга барлыгы 32 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен Тигран Агаджанян җитәкчелегендә «Строй-Гигант» предприятиесе башкарган.

– Бу-югары класслы белгечләр. Әлеге капиталь ремонт программасы дәвам итәр һәм киләсе елына тагын бер уку корпусы һәм тулай торак яңартылыр дип өметләнәбез, - диде Илшат Салихович.

Студентларга уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиң сызганып, тырышып эшләргә генә кала. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә туксан еллык бай тарихлы тимерьюлчылар әзерли торган уку йортында барлыгы 283 студент белем алачак. Шуларның 95е быел көллият бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр.

Нигездә, бу Әгерҗе районы, Удмуртиянең һәм Башкортстанның төрле районнарыннан килгән укучылар.

Әгәр иртән колледж территориясендә җыелган яшьләр арасында күпмедер киеренкелек һәм курку сизелсә, линейкадан соң ук җанлы әңгәмәләр, яшүсмерләр көлүе ишетелә башлады. Төркем җитәкчеләре балаларны бик җылы каршы алды, ә дулкынлану хисләрен чын бәйрәм атмосферасы алыштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев