“Бердәм Россия“ партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе конференция уздырды
"Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе "Авангард" Яшьләр үзәгендә XXVIII конференциясен уздырды. Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе төбәк сәяси советы әгъзасы Сергей Соколов катнашты. ПАРТИЯ ПРОЕКТЛАРЫ - ГАМӘЛДӘ Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре - район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә һәм авылларда гамәлгә ашырылучы Федераль проектлар белән таныштырды. Болар...
"Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе "Авангард" Яшьләр үзәгендә XXVIII конференциясен уздырды.
Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе төбәк сәяси советы әгъзасы Сергей Соколов катнашты.
ПАРТИЯ ПРОЕКТЛАРЫ - ГАМӘЛДӘ
Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре - район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә һәм авылларда гамәлгә ашырылучы Федераль проектлар белән таныштырды. Болар - "Имин юллар", "Балаларга - балалар бакчалары", "Балалар спорты", "Тарихи хәтер", "Халык контроле", "Нык гаилә" һәм башка дистәләгән проектлар. Аларның күпчелеге безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла.
- "Балаларга - балалар бакчалары" проекты кысаларында Әгерҗенең 4нче бакчасында һәм Кырынды мәктәп-бакчасында капиталь ремонт уздырылды. "Балалар спорты" проекты нигезендә күп кенә чаралар оештырыла. Шундыйлардан "Мин ГТОны сайлыйм", "Россия чаңгы юллары-2017", Милләтләр кроссында җиңүчеләргә җирле бүлекчә исеменнән Грамоталар һәм бүләкләр тапшырдык. Шушы ук проект буенча "Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабында җиңү яулаган 2нче шәһәр мәктәбенең 7 сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләре бүләкләнде, - дип таныштырды Валерий Владимирович.
"Россия экологиясе" проекты кысаларында партия активистлары "Төзелеш идарәсе" предприятиесе белән берлектә Әгерҗе елгасын һәм аның ярларын чистартуда катнашканнар.
Партия проектлары арасында тарихи мирасны саклауга тәгаенләнгәннәре дә бар. "Тарихи хәтер" дип исемләнгәне кысаларында район тарихы һәм мәдәни мирасы, мәктәп музейлары тарафыннан йөздән артык сугыш еллары хатының электрон күчермәсе Татарстан дәүләт архивына юлланган. Әлеге хатлар белән Бөек Ватан сугышы турындагы электрон порталда танышырга мөмкин. Бөек Җиңү көнендә Әгерҗедә һәм авылларда киң колач белән узучы "Үлемсез полк" акциясенең оештыручылары һәм катнашучылары да - "Бердәм Россия" партиясе активистлары.
- Партия тарафыннан тормышка ашырылучы кайсы гына проектны алсак та, алар халык мәнфәгатьләрен яклауга, тормыш-көнкүрешне яхшыртуга, тынычлыкны һәм иминлекне саклауга юнәлтелгән. Киләчәктә без әлеге проектларны тагын да зуррак масштабларда тормышка ашыру бурычын куябыз. Моның өчен бездән бердәмлек һәм тагын да зуррак активлык сорала, - дип ассызыклады Валерий Владимирович.
ДЕЛЕГАТЛАР САЙЛАНДЫ
Конференциядә катнашучылар "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк конференциясенә делегат итеп бертавыштан Валерий Макаровны һәм партиянең Әгерҗе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Усманованы сайладылар.
Җирле сәяси советка яңа кандидатуралар да тәкъдим ителде. Болар - район үзәк хастаханәсенең көндезге бүлеге мөдире Людмила Дереева һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең Яшь Гвардиячеләр штабы начальнигы Владислав Макаров. Алар яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан сайландылар.
Конференция яңа әгъзаларга Партия билетлары һәм районда иң яхшы эшләүче башлангыч бүлекчәләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәләре арасыннан иң яхшы башлангыч бүлекчәне билгеләүгә тәгаенләнгән бәйгенең беренче этабында җиңү яулаган Иске Чекалда башлангыч бүлекчәсе командасына Әгерҗе җирле бүлекчәсе секретареның Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырылды. Красный бор командасы актив эшчәнлеге өчен Рәхмәт хатына лаек булды.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев