Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Безне алдый алмаслар”

Авыл башлыклары катнашындагы киңәшмәдә халыктан сөт җыю һәм аның сыйфаты турында җитди сөйләшү барышында эшмәкәр Равил Харисов әнә шулай диде. Мондый сөйләшү очраклы гына түгел. 1 февральдән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров сөт җыючы алты кооператив алдына да сөтнең бер литрын 11 сум белән җыю бурычын куйды. Моңа кадәр...

Авыл башлыклары катнашындагы киңәшмәдә халыктан сөт җыю һәм аның сыйфаты турында җитди сөйләшү барышында эшмәкәр Равил Харисов әнә шулай диде.
Мондый сөйләшү очраклы гына түгел. 1 февральдән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров сөт җыючы алты кооператив алдына да сөтнең бер литрын 11 сум белән җыю бурычын куйды.
Моңа кадәр Тугызбуй төбәгендә шәхси хуҗалыклардан сөтне "Кама" ширкәте җыйса, хәзер бу эшкә Тирсә авылындагы эшмәкәр Равил Харисов алынды. Өч ел инде бу эш белән шөгыльләнүче эшмәкәр авыл башлыкларына мөрәҗәгать итеп болай диде: "Авыл халкына, үзегездәге сөт җыючыларга ныклап аңлатыгыз, сөтнең сыйфатына, иң беренче чиратта, майлылыгына зур игътибар бирәчәкбез. Югыйсә, сепаратордан аерткан яки су кушылган сөт тапшырып, башкалар белән бертигез акча таләп итүчеләр дә очрый. Мондый намуссыз сөт тапшыручылар белән бөтенләй эшләмәячәкбез. Безне берничек тә алдый алмаячаклар. Сөт җыючылардан теге яки бу шәхси хуҗалыкның сөтенең сыйфатын тикшерү өчен, аны аерым шешәләргә салып безгә җибәреп торуын таләп итәчәкбез. Югыйсә, бер намуссыз хуҗаның сөткә су кушып яки бөтенләй оятын югалтып, коры сөтне су белән болгатып тапшыруы нәтиҗәсендә сыйфатлы сөт тапшыручыларга да тап төшәргә мөмкин", - диде.
Бу уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин Чаллы сөт комбинаты белгечләренең безнең райондагы "Кама" ширкәте тарафыннан 30 январьда Тугызбуй төбәгендәге шәхси хуҗалыклардан җыйган сөтнең сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Кайбер җирлекләрдән җыелган сөтнең майлылыгының ни дәрәҗәдә түбән икәнен күреп "чәчләр үрә торды". Мәсәлән, Нарат авылы халкыннан җыелган 57 кг сөтнең майлылылыгы - нибары 1,8 процент. Бу - сепаратордан чыгарткан майсызландырылган сөт бит, җәмәгать. Иске Эсләктә - 2,3, Пеләмештә, Бимада - 2,5 процент. Шул ук вакытта Үтәгән халкы тапшырган сөтнең майлылыгы - 3,8, Кадыбаш һәм Күләгәштә 3,2 процент.
Равил Харисов урыннардагы сөт җыючыларны сөт тапшыручылар белән бик җитди эшләргә чакырды. "Без халыктан җыйган сөтне беркая да тапшырмыйбыз. Үзебездә сөт ризыклары әзерләп, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе шәһәрләрендә сатабыз. Шуңа күрә безнең иң төп бурыч - халыктан фәкать яхшы сыйфатлы сөт җыю. 15 көн саен тапшырылган сөт өчен исәп-хисап ясап барачакбыз. Яхшы сыйфатлы сөт тапшыралар икән, җәй көне дә сөтнең бәясен төшермәячәкбез", - диде эшмәкәр.
Ә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе сөт җыючы кооперативларның эшен, сөт тапшыручылар белән исәп-хисап ясап баруын даими контрольдә тотачак.
Түбән сыйфатлы сөт тапшырып, үзегезгә тап төшермәгез, җәмәгать. Халык мәкалендәгечә әйтсәк, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә бит.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев