Безнекеләр “Балкыш“та балкыдылар
Катнашучы Дипломнар белән бүләкләнде
Чаллы шәһәренең “Энергетик“ Мәдәният йортында ветераннар арасында “Балкыш“ республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры узды.
Ул быел җиденче тапкыр үтте һәм Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) төбәкара иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланды.
Фестивальдә 9 район ветераннары сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Безнең район данын Сарсак-Омгадан “Зарни-сизьыл“ фольклор, Варкләд-Бодьядан “Инвис“, Иске Чекалдадан “Сударушка“ җыр ансамбльләре, җырчылар – Әгерҗедән Дилә Шәйхетдинова, Уразайдан Римма Бәхтигәрәева якладылар. Баянда Тирсәдән Марат Муллахмәтов уйнады, әгерҗелеләр концертын район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина алып барды.
Һәр катнашучы Дипломнар белән бүләкләнде. Район ветераннар советы рәисе Эльвира Нәбиева районыбызның сәхнә ветераннарына олы рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев