Бүген 6нчы балалар бакчасында иң талантлы гаиләләр чыгыш ясады
Татар, рус, удмурт, мари милләтеннән булган балалар гаиләләре белән төрле бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Пеләмештән Осиповлар, Көчектән Трифоновлар, Кадрәктән Ишкатовлар, 9нчы бакчадан Малигиннар, 8нче бакчадан Дроновлар, 1нче бакчадан Гатауллиннар, 6нчы бакчадан Зиннәтуллиннар, 7нче бакчадан Бочкаревлар “Талант гаиләдән башлана“ исемен алу өчен тырыштылар. Алар үзләре белән таныштыру, иҗади номер күрсәтү, милли ризыкларны тәкъдим итү бәйгеләрендә гаиләләре белән катнаштылар. Нәтиҗәдә, 7нче бакчадан Бочкаревлар гаиләсе җиңү яулады. Калган гаиләләр төрле номинация җиңүчеләре булдылар.
Жюри рәисе, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, һәр гаиләгә тирән рәхмәтен белдереп, бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев