Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бүген Әгерҗе районы оешуга – туксан ел

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ райондашларны бәйрәм белән котлый. Әгерҗе шәһәре һәм районының үткәне ерак чорларга барып тоташа. Тамырларыбыз тирән. Без тарихи елъязмаларга кергән, илгә бик күп мәгърифәтчеләр, язучылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, хезмәт һәм яу батырлары биргән төбәктә яшибез. Әгерҗе районы матур табигате белән генә түгел, шушы җирдә яшәүче тырыш, күркәм...

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ райондашларны бәйрәм белән котлый.

Әгерҗе шәһәре һәм районының үткәне ерак чорларга барып тоташа. Тамырларыбыз тирән. Без тарихи елъязмаларга кергән, илгә бик күп мәгърифәтчеләр, язучылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, хезмәт һәм яу батырлары биргән төбәктә яшибез.

Әгерҗе районы матур табигате белән генә түгел, шушы җирдә яшәүче тырыш, күркәм халкы, фидакарь хезмәт алдынгылары белән бай. Бездә татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләт халыклары бер гаиләдәй дус-тату яшиләр. Республикабыз ярдәме белән Әгерҗегә генә түгел, авылларыбызга да заманча төс керә, халыкның тормыш-көнкүреше яхшыра. Әмма моңа карап кына безнең үткәннәрне онытырга хакыбыз юк. Туган ягыбызны, туган районыбызны ярату гына аз, аның тарихын белергә һәм аны бездән соң киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга кирәк. Юкка гына "үткәнне белмәгәннең киләчәге юк" димәгәннәр. Ә безнең киләчәк матур булырга тиеш. Чөнки Әгерҗе төбәгенең Татарстан күгендә үзенә күрә аерым бер урыны бар. Гади генә төбәк түгел, республиканың иң ерак төньяк-көнчыгыш ноктасына урнашкан Шималь йолдызы бит ул. Һәм без әлеге йолдыз елдан-ел ныграк балкысын өчен бар тырышлыгыбызны куярга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев