Бүген Әгерҗедә Балалар иҗат йорты ачыла
Бүген Әгерҗедә “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты ачыла.
Мөхтәрәм кунаклар белән аны ачу тантанасы сәгать 12гә билгеләнгән.
Программаны 2нче мәктәпнең “Кадеты” футбол командасы кызлары ача. Алар үз имзалары куелган футбол тупларын кунакларга бүләк итәчәк.
Шуннан соң, кунаклар өчен Иҗат йорты буенча экскурсия һәм концерт булачак. Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнаша.
Иҗат йортын узган елның маенда төзи башладылар. Аның мәйданы 1 565 кв.м тәшкил итә. Төзелеш чыгымнары 56,8 млн сумга төшкән.
Иҗат йорты Чайковский урамындагы 15 нче йортта урнашты һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев