Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген Әгерҗедә модульле чаңгы базасы ачылды

Әгерҗедәге "Орешник" ял паркында моңа кадәр дә иртәнге сәгатьләрдән үк чаңгыда йөрүчеләрне күпләп очратырга була иде. Бу атнада республика программасы буенча модульле чаңгы базасы ачылганнан соң әлеге спорт төре районда тагын да популярлашыр, диләр. Безнең район гомер-гомергә көчле чаңгычылары белән дан тотты. Күләгәш мәктәбен тәмамлаган егетләребез Евгений Шамеев һәм Александр...

Әгерҗедәге "Орешник" ял паркында моңа кадәр дә иртәнге сәгатьләрдән үк чаңгыда йөрүчеләрне күпләп очратырга була иде. Бу атнада республика программасы буенча модульле чаңгы базасы ачылганнан соң әлеге спорт төре районда тагын да популярлашыр, диләр.

Безнең район гомер-гомергә көчле чаңгычылары белән дан тотты. Күләгәш мәктәбен тәмамлаган егетләребез Евгений Шамеев һәм Александр Васильев, хәтта Ижауда Олимпия резервы мәктәбен тәмамлап, Удмуртия командасы составында биатлон буенча бик күп ярышларда үзләрен сынадылар. Үсеп килүче малай-кызларыбыз да шушы чаңгычы егетләребез үрнәгендә әлеге спорт төренә тартылалар. Әнә, чаңгы базасын ачу тантанасына килгән бик күп яшүсмерләребез дә бу көнне чаңгы юлларына тезелделәр.

- Әгерҗебездә бер-бер артлы спорт объектлары ачылу шәһәрдәшләребез арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар артуга этәргеч ясый. Әле күптән түгел үз ишекләрен ачкан бассейнда хәзер олысы-кечесе рәхәтләнеп йөзү һәм башка бик күп спорт төре белән шөгыльләнә. Чаңгы базасы да кыш көне гөрләп эшләр дип өметләнәбез. Чөнки биредә моның өчен бөтен шартлар бар, - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов базаны ачу тантанасында.

Чынлап та, йөз квадрат метрлы бинада киенү-чишенү, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре, тренер кабинеты, душ, бәдрәф бар. Биредә прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы да тезеп куелган, юлларны әзерләү өчен снегоход та бар. Әлеге базаны төзү һәм анда уңайлыклар тудыру алты миллион сумга төшкән.

- Әгерҗебезгә чираттагы спорт объекты төзелешенә ярдәм күрсәткәннәре өчен республика һәм районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бүгенге көндә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге чаңгы секциясендә генә дә 110 яшүсмер шөгыльләнә. Бу сан киләчәктә артыр дип ышанабыз. Ел саен уза торган "Чаңгы юллары"нда 1500 райондашыбыз катнашу да районда әлеге спорт төрен яраталар дигән сүз бит. Ә хәзер уңайлыклар тагын да артты. Чаңгы базасында ГТО нормаларын тапшыру, ярышлар уздыру өчен шартлар булуына да бик сөенәбез, - диде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Ильин.

Әгерҗе укучыларының спорт яратулары шуннан да күренде: базаны ачу тантанасында илле 5-8 сыйныф укучысына ГТОның алтын билгеләре тапшырылды.

Бу көнне дә укучыларыбыз "ГТОның кышкы фестивале" кысаларында чаңгы ярышларында җитезлектә сыналдылар. Бу быелгы чаңгы сезонын ачу ярышы да булды.

"Орешник" ял паркы кыш дәвамында чаңгы спортын сөючеләрне әле күп тапкыр җыяр. Биредә узачак ярышлар олысын-кечесен чаңгы юлларында очраштырачак.

Белешмә:

Быел Татарстанда республика бюджетыннан бирелгән 66 миллион сумга унбер модульле чаңгы базасы төзелде. Яңа спорт объектлары Казан, Чаллы, Болгар, Алабуга, Әлмәт, Минзәлә, Әгерҗе, Кукмара, Байлар Сабасы, Базарлы Матак һәм Ютазыда кулланылышка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев