Бүген – Әгерҗедә район Сабан туе
Әгерҗе ипподромында милли бәйрәмебез - Сабан туе сәгать 11дә башлана. Җырлы-биюле, уен-көлкеле бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар. Программада: 11 сәгать - Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү. 12 сәгать - районыбызның сәхнә осталары чыгышы. 12.30 сәгать - волейбол, армспорт, капчык белән сугыш, йөгерү ярышлары. 13.30 сәгать - турникта...
Әгерҗе ипподромында милли бәйрәмебез - Сабан туе сәгать 11дә башлана. Җырлы-биюле, уен-көлкеле бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар.
Программада:
11 сәгать - Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.
12 сәгать - районыбызның сәхнә осталары чыгышы.
12.30 сәгать - волейбол, армспорт, капчык белән сугыш, йөгерү ярышлары.
13.30 сәгать - турникта күтәрелү, гер ыргыту ярышлары.
14 сәгать - таяк тартышу, гер күтәрү, кашыкка йомырка салып, капчык белән йөгерү.
14.30 сәгать - милли көрәш бәйгесе.
15 сәгать - көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу, күзне бәйләп чүлмәк вату.
17 сәгать - көрәшнең финал өлеше. Сабан туе батырларын бүләкләү.
17.30 сәгать - баганага менү.
18 сәгать - Сабан туен ябу тантанасы.
Мәйданда балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары, күчмә кафелар эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев