Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар! Язның иң матур вакытында уздырылучы һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.

 

Егерме бер авыл җирлеген берләштергән Әгерҗе муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә гомер-гомергә халыкка иң якын торган хакимият структурасы булды һәм бу киләчәктә дә шулай калачак. Үзләрен борчыган проблемалар, сорау-үтенечләр белән халык, иң беренче чиратта, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә. Һөнәри осталык, намуслылык, тәвәккәллек кебек сыйфатларга ия булу белән беррәттән, сезгә оста оештыручы, психолог, идарәче ролен дә башкарырга туры килә.

Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм тыл, хезмәт ветераннары турында, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне кайгырту, социаль әһәмиятле мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе сезнең эшчәнлеккә бәя куя.

Безнең авыл башлыклары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре – барысы да тәҗрибәле, тирән белемле, заман белән бергә атлаучы үз эшләренең осталары. Уртак тырышлык белән без халыкның тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртырбыз, яшәү, эшләү, ял итү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырырбыз дип ышанабыз.

Бәйрәм белән сезне! Авыр, җаваплы, тынгысыз һәм бик тә кирәкле хезмәтегездә уңышлар телибез. Сәламәт булыгыз, якты хыялларыгыз тормышка ашсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев