Бүген һәм иртәгә Әгерҗедә Сабан туена бүләк җыялар
Быел Әгерҗедә борынгыдан калган матур традицияне яңартып, шәхси секторда яшәүчеләрдән милли бәйрәмебез Сабан туена бүләк җыюны оештыралар.
13 июньдә Агрызская, Татарстан, Красная, М.Җәлил, Восточная, Яшьләр, Т.Гыйззәт, Партизан, Пугачев;
Ленин, Киров, Набережная, Г.Тукай, Азиатская, Шаралапов, Кунгуров, Казанская, Кече Амур;
Заводская, Вахитов, Толстой урамнарында;
14 июньдә Калинин, Чехов, Г.Камал, Димитров, Островский; Чапаев, М.Горький, Гагарин урамнары, Нариманов урамы һәм тыкрыгы;
Красноармейская, Колхоз, Крестьянская, К.Маркс урамнарында бизәлгән атларда, гармун моңнарына кушылып җырлап-биеп кичке сәгать 6дан бүләк җыячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев