Бүген Россия Президентын сайлаулар уза
18 мартта, ягъни бүген Россия Президентын сайлаулар уза. Иртәнге сәгать 8дә районыбыз сайлаучылары өчен 48 участок сайлау комиссиясе үз ишекләрен ача.
Сайлаучылар үз тавышларын 20 сәгатькә кадәр бирә алалар. Сайлау участогына килгәндә паспортыгызны алырга онытмагыз.
Теркәлүе булмаган гражданнарны тавыш бирү өчен 469нчы сайлау участогында (“Юность“ тулай торагы) көтәләр.
Сәламәтлеге аркасында сайлаучы билгеләнгән участогына килә алмый икән, өйдә тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен аңа 18 мартта 14 сәгатькә кадәр сайлаучылар исемлегенә кертелгән участок комиссиясенә хәбәр итәргә кирәк. Участок сайлау комиссияләренең адреслары һәм телефоннары белән Әгерҗе районы сайтында танышырга яки белү өчен территориаль сайлау комиссиясе телефоннарына (22955, 22705, 21561) шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев