Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бүген – Урман хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле урманчылар, тармак ветераннары! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Урман - бәһасе булмаган, сакчыл караш һәм тиешенчә файдалануны таләп итә торган тиңсез байлыгыбыз ул. Урманнарны саклау, як­лау һәм үстерү бурычларының елдан-ел зуррак әһәмияткә ия була баруын без барыбыз да аңлыйбыз. Урманчылар - мактауга һәм хөрмәткә лаеклы, үз эшләренә тугрылыклы,...

Хөрмәтле урманчылар, тармак ветераннары! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

Урман - бәһасе булмаган, сакчыл караш һәм тиешенчә файдалануны таләп итә торган тиңсез байлыгыбыз ул. Урманнарны саклау, як­лау һәм үстерү бурычларының елдан-ел зуррак әһәмияткә ия була баруын без барыбыз да аңлыйбыз.

Урманчылар - мактауга һәм хөрмәткә лаеклы, үз эшләренә тугрылыклы, югары квалификацияле белгечләр алар. Районыбызның яшел байлыгын үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәнегез һәм аның турында һәрдаим кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт! Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, сабырлык, тынычлык телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Ххх

Хөрмәтле хезмәттәшләребез һәм ветераннар! Бәйрәмебез белән сезне!

Максатыбыз - яшел бишегебезне саклау, аны тагын да үстереп киләчәк буыннарга мирас итеп калдыру. Безнең тармакта үз һөнәрләренең осталары, табигатьне чиксез яратучы хезмәткәрләр эшләве белән горурланабыз. Районыбызда урманнар шаулап үссен, байлыклары халыкны сөендерсен, аларга сакчыл караш булсын өчен куйган хезмәтегез алдында баш иябез.

Хезмәттәшләребезгә, урманчылык ветераннарына, "Кичке Таң" заказнигы, "Урман+" , "Хазар" ширкәтләре арендаторларына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.

"ӘГЕРҖЕ УРМАНЧЫЛЫГЫ" УЧРЕЖДЕНИЕСЕ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев