Бүгеннән Әгерҗедә “Айсылу“ фильмы күрсәтелә башлады
Бүгеннән 27 августка кадәр "Авангард" кинотеатрында татар Золушкасы турындагы "Айсылу" фильмы күрсәтелә. - Бу фильм турындагы рекламаны телевизордан күргәч тә бик кызыккан идек. Әгерҗедә күрсәтелә дигән хәбәрне район газетасыннан укып белгәч, ирем Вәсим белән беренче көнне үк кырык эшне ташлап, "Авангард" кинотеатрына килдек. Кино барган 1,5 сәгать сизелми дә узып...
Бүгеннән 27 августка кадәр "Авангард" кинотеатрында татар Золушкасы турындагы "Айсылу" фильмы күрсәтелә.
- Бу фильм турындагы рекламаны телевизордан күргәч тә бик кызыккан идек. Әгерҗедә күрсәтелә дигән хәбәрне район газетасыннан укып белгәч, ирем Вәсим белән беренче көнне үк кырык эшне ташлап, "Авангард" кинотеатрына килдек. Кино барган 1,5 сәгать сизелми дә узып китте.
Балачагында юл һәлакәтенә эләгеп, култык таяклары ярдәмендә генә йөрүче яшь кыз Айсылуның язмышы турында ул кино. Айсылу әнисе белән каладан еракта урнашкан авылда яши һәм бик матур җырлый. Бервакыт шәһәрдән килгән продюсер Айсылуга "мин синнән чын сәхнә йолдызы ясыйм" дип сүз бирә һәм аны Казанга алып килә.
Татар эстрадасының күренекле шәхесләре Венера Ганиева һәм Римма Ибраһимова кызга сәхнәгә күтәрелергә ярдәм итәләр. Чынлыкта, төп герой Айсылуны уйнаган артист Гөлназ Галимуллинаның уйнавына, матур җырлавына сокланып туялмадык.
Әле фильм Әгерҗедә бер атна дәвамында куелачак. Әгерҗе халкын, райондашларны әлеге фильмны карарга чакырам. Үкенмәссез, фильм беркемне дә битараф калдырмас, - диде Яңа Бәзәкәдән Рәйсә апа Фәрдиева.
Исегезгә төшерәбез: "Айсылу" фильмы "Авангард" кинотеатрында көн саен сәгать 10да күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев