Бүгеннән Әгерҗедә “Тапшырылмаган хатлар“ күрсәтелә
9 марттан 15енә кадәр һәр көнне 18.30 сәгатьтә Әгерҗедәге "Авангард" кинотеатрында Гадел Кутуй әсәре буенча төшерелгән "Тапшырылмаган хатлар" киносы күрсәтелә. Гадел Кутуй әлеге әсәрне 1936 елда язган. Бу фильм Галиянең Искәндәргә язган хатларыннан тора. Бик күп каршылыкларны үтәргә туры килә Галиягә. Әмма ул сынмый, сыгылмый. Фильмның ахыры да мәхәббәт белән...
9 марттан 15енә кадәр һәр көнне 18.30 сәгатьтә Әгерҗедәге "Авангард" кинотеатрында Гадел Кутуй әсәре буенча төшерелгән "Тапшырылмаган хатлар" киносы күрсәтелә.
Гадел Кутуй әлеге әсәрне 1936 елда язган. Бу фильм Галиянең Искәндәргә язган хатларыннан тора. Бик күп каршылыкларны үтәргә туры килә Галиягә. Әмма ул сынмый, сыгылмый. Фильмның ахыры да мәхәббәт белән төгәлләнә.
Фильмда Галия ролен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гүзәл Сибгатуллина башкара.
Әгерҗелеләрне "Тапшырылмаган хатлар"ны карарга көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев