Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бибел ага һәм Тәнзилә апа Ибрагимовлар бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, бер-берсен саклап гомер итәләр

Бу озын тормыш юлын алар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, кулны - кулга тотынышып узган

Зөбәрҗәт бик сирәк очрый торган кыйммәтле таш. Борынгы заманда ул үзенең магиясе белән талисман урынында йөргән. Бу таш һәр кешегә чын мәхәббәт һәм тугрылык тараткан.  Уразай авылында гомер кичерүче Бибел ага һәм Тәнзилә апа Ибрагимовлар гаиләсе мондый бәхеткә ия бүген.

Бу озын тормыш юлын алар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, кулны - кулга тотынышып узган. 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем биргәннәр. Бүгенгесе көндә алар дус һәм тату булып яши бирәләр.

Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, борчулары да аз булмый, әлбәттә. Ләкин алар бер - берсенә терәк һәм кирәк булып, бер - берсен саклап гомер итәләр.

Ачык йөзле, киң күңелле, ипле, җылылык чәчеп торган бу гаиләгә сокландым, горурландым. Бүгенгесе көндә алар инде лаеклы ялда. Балалар, оныклар куанычына, аларның уңышларына сөенеп, аларга көч һәм дәрт өстәп, ярдәм итеп , аралашып яшиләр. Алар 4 оныкка, 2 оныкчыкка әби һәм бабай.

Бибел ага колхозда бригадир, комбайнчы, тимерче, кичен клуб сәхнәсендә артист хезмәтен башкара. Тәнзилә апа Уразай авыл клубында җитәкче булып, 36 ел хезмәт куя. Бибел ага,Тәнзилә апаның иң зур терәге, ярдәмчесе, киңәшчесе, иң яхшы сәхнә артисты була. Алар иңне - иңгә куеп, авыл клубын бергә җитәклиләр.
Авыл һәм күрше авыл сәхнәләрендә куйган кичәләр, концертлар, бәйрәмнәр, ярышлар, сәхнә әсәрләренең исәп - хисабы юк диләр.
Авылда уздырылган туйлар һәм юбилейларны да ,алар парлап оештыралар.

"Хаҗи әфәнде өйләнә", "Өти балак", "Тамырлар", "Язылмаган законнар", "Яшел эшләпә", "Кыз урлау" исемле әсәрләрнең сүзләре, бүгендә күңелдә саклана диләр, алар.

- Безнең коллективны җитәкләп, оештырып йөрүче, хезмәтебезне бәяли белүче авылдашларыбыз Мидхәт ага Исламовка, Хәмәт ага Исмәгыйлевка рәхмәтебез чиксез, ди Тәнзилә апа. - Урыннары оҗмах түрләрендә булсын, Ураза айларында теләгән теләкләребез, савап булып ирешсен, дип өстәде Бибел ага. Без уйнаган, оештырган сәхнә әсәрләрен халык бик яратып карады һәм кабул итте, диләр.

- Атказанган мәдәният хезмәткәре исемен яулаган, авыл китапханәчесе Фәнзилә Халматованы, мөгаллимә Рәйсә апа Вагапованы, җәмәгатем Бибел Ибргимовны, халык зур алкышларга күмеп, көтеп ала иде,- дип , дәвам итте Тәнзилә апа Ибрагимова.

Хезмәтләренә күрә, хөрмәтләре дә шактый аларның. Дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары, бүләкләрнең саны билгеле түгел. Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен, Тәнзилә апа күкрәк билгесенә дә, лаек булган.

Бүгенгесе көндә Бибел ага авылның хәзрәте. Инде бу хезмәт юлына да, 15 ел икән. Лаеклы ялда булсалар да, алар авыл өчен, янып - көеп яшиләр. Авыл тарихы турындагы "Чал тарихлы Уразаем" исемле китап моның мисалы. Бу матур, бай эчтәлекле, күләмле китапны бастыруда, халык кулына тапшыруда, зур көч куйды Ибрагимовлвр гаиләсе.

Уразай авылында иң күп китап укучы һәм вакытлы матбугат алдыручы гаилә алар.Бибел ага юмор телле, мәзәкләр сөйләргә ярата. Тәнзилә апаның елмаюы, кояш нурлары төсле. Алар шулай елмаеп, юмор хиселәрен саклап, гомер итәләр.

Кечкенә чагымда әбием Миңлегөл сөйләгәннән истә калган: Елмаеп яшәгез, көлегез, уйнагыз, гел матур итеп елмаеп йөрегез, андыйларның гомере озын була, алар картаймый, яшь, матур сакланалар, - дия иде.

Авылның тарихын саклап, аны барлап бару өчен, Уразай авылында музей ачу мәшәкатьләре белән дә, алар йөри башлаган. Менә шулай кулны - кулга тотынып, иңне-иңгә куеп , авылны яшәтү, аның тарихын ,гореф - гадәтләрен яшь буынга тапшыру өстендә эшли алар.

Бүгенгесе көндә авыл клубында җитәкче хезмәтен, киленнәре Венера дәвам итә. Аның бу өлкәдә хезмәт куюына да 20 ел булган. Җәмәгате Инсаф та, әтисе Бибел ага кебек, Венераның уң кулы, терәге, ярдәмчесе һәм киңәшчесе. Аларның да тормыш корып, гомер итүләренә 20 ел тулган. Кызлары Инзилә Ижау каласында белем ала, уллары Инзир 5 сыйныфта укый. Алар гаиләләре белән, сәхнә осталары. Җырлыйлар, бииләр, сәхнә әсәрләрендә катнашалар, бик күп кичәләр, бәйрәмнәр, концертлар оештыралар. Бибел ага белән, Тәнзилә апаның хезмәтләрен дәвам итәләр.

2024 ел - Гаилә елы! Ибрагимовлар гаиләсенә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар игелеге, мәхәббәт, тигез гомер, бәхет , шатлык һәм куанычлар гына теләп, саубуллаштым. Сез, Афәрин ! Сез, булдырасыз авылдашлар!
 

Раилә Тимофеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев