Биектау клубыда “Ягез әле, ир-егетләр” бәйгесе үтте
Егетләр осталыкта, җитезлектә сыналдылар
Биектау клубына “Ягез әле, ир-егетләр” бәйгесе үтте.
Биектау һәм Кодаш авыл егетләре осталыкта, җитезлектә сыналдылар. Биектау өчен Ринат Низамбиев, Илшат Вахитов, Раил Абзалиев, Наил Абзалиев, Василий Красильников чыгыш ясаса, күрше авыл данын Данил Шаракин, Никита Красильников, Шамил Шакиров, Зөлфәт Мөхәммәтҗанов, Митряев Никита якладылар.
Егетләрне спорт күнекмәләре белән дә сынадылар, хуҗалык эшләренә, җыр-биюгә осталыкларын да тикшерделәр. “Авыл яшьләре” һәм “Яшьлек” командалары сынатмады: сәгать ярым дәвам иткән ярышта алар үзләрен чын ир-егетләр итеп күрсәтә алдылар.
Клуб мөдире Гөлнур Красильникова бәйгедә катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткереп, бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев