Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бимадан «Бөркетләр” командасы «Аҗаган 2.0» дә бронза яулады

Безнең районнан «Аҗаган 2.0»дә Бима мәктәбе һәм 2нче мәктәп командалары катнаштылар

Алабугада “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик уенының зона ярышлары тәмамланды, анда Әгерҗе районы укучылары бик яхшы әзерлек һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр, дип хәбәр итә «Мәгариф идарәсе».

Безнең районнан «Аҗаган 2.0» дә Бима мәктәбе һәм 2нче мәктәп командалары катнаштылар. 

Яшь патриотларга катлаулы хәрби каршылыклар полосасын җиңәргә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, хәрби эш һәм Ватан тарихы өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә кирәк иде. 

Кече яшь категориясендә Әгерҗе командалары көндәшләре - Түбән Кама, Мамадыш, Минзәлә һәм Менделеевск шәһәрләреннән килгән уенчыларга бирешмәделәр. 

Биманың “Бөркетләр” командасы уен барышында батырлык, бердәмлек һәм ихтыяр көче күрсәтеп,  мактаулы өченче урынны яулады.

Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев