Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бу авылда яшәргә була

Биш авылдагы 2134 кешене берләштергән ТИРСӘ авыл җирлеге - районда иң зур җирлек. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу җирлектәге гражданнар җыелышына килгәч, иң элек 218 укучы белем алучы урта мәктәп һәм якын-тирә авыллардагы 4781 кешегә медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория белән беренче тапкыр якыннан танышып чыкты. "Бу авылда яшәргә...

Биш авылдагы 2134 кешене берләштергән ТИРСӘ авыл җирлеге - районда иң зур җирлек. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу җирлектәге гражданнар җыелышына килгәч, иң элек 218 укучы белем алучы урта мәктәп һәм якын-тирә авыллардагы 4781 кешегә медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория белән беренче тапкыр якыннан танышып чыкты. "Бу авылда яшәргә була. Авыл башлыгыннан да уңгансыз", - диде ул күргәннәренә йомгак ясап.

Авыл башлыгы Ләйсирә Нәфыйкованың узган елгы эшләре турында чыгышын тыңлагач, бу сүзләренең хаклыгына тагын бер тапкыр инанды ул. Дөрестән дә, төрле милләт халкы - татарлар, урыслар, удмуртлар, марилар һәм соңгы елларда "кара" риэлторлар "ярдәме" белән төрле калалардан китереп урнаштырылган авыр гаиләләр яшәгән мондый зур җирлек белән җитәкчелек итү күп кенә ир-егетләрнең дә көченнән килмәгәндә, Ләйсирә Нәфыйкова ... ел инде шушы авыр, тынгысыз хезмәт дилбегәсен үз кулында нык тота. Шунысы сөенечле, бу җирлектә эш урыннары да күп. 1282 кеше эш белән тәэмин ителгән. Рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгәннәр - 11 генә. Халкы да күктән бәхет төшкәнне генә көтеп ятмый. Бик күпләр абзар тутырып, мал, кош-корт асрап яки шәхси эшен ачып, үз көнен үзе күрергә өйрәнеп килә. Шәхси хуҗалыкны үстерү программасы эшли башлаганнан бирле биредә 37 миллион сумлык 268 ЛПХ кредиты алганнар. Узган ел гына да 38 гаилә әлеге ташламалы кредиттан файдаланган.
Менә шундый тырыш халык яшәгән җирлектә аларның тормыш-көнкүреш шартлары турында да көндәлек кайгыртуны авыл башлыгы төп бурычы итеп саный. Узган ел Тирсәдә үз көчләре белән Яшьләр, Восточная урамнарын төзекләндергәннәр, Советская урамына вак таш түшәгәннәр. Авылның Үзәк урамындагы 650 метр озынлыктагы юлны, Полевая, Луговая, Трудовая урамнарын рәткә китерү, Тобага илтүче юлны төзекләндерү авыл җитәкчесенең иң авырткан урыны инде. Валерий Макаровның бу проблемага үз фикерен әйтүе авыл халкы күңелендә өмет уяткандыр, мөгаен. "Татарстан җитәкчелеге хәзер авыл эчләрендәге юлларны төзекләндерүгә алынса да, сезгә чират җиткәнне көтеп тормабыз. Райондагы карьерларны файдаланып, авыл урамнарын төзекләндерүгә керешәчәкбез", - диде. Ул Тирсә авылының "Чиста су" республика программасына кертелүе турында да хәбәр итте. Моннан тыш, быел Чишмә авылындагы чишмәне төзекләндерү дә күздә тотыла. Валерий Макаров "Миләүшә" балалар бакчасында зур ремонт эшләре башкарып чыккан "Агрохимсервис" җитәкчесе Адил Латыйпов адресына рәхмәтен дә белдерде.
Тормыш булгач, ике меңнән артык халкы булган җирлекнең башка проблемалары да көн саен туып тора. Зал тутырып җыелышка килгән авыл халкы аларны район җитәкчелегенә җиткерергә ашыкты.
Мордывый һәм Тобада медпункт юклыгы турындагы халык зарына район җитәкчесе Мордывыйда якын киләчәктә модульле ФАП төзеләчәген әйтте. Вокзал урамындагы йортларда яшәүче ата-аналар ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыгы юклыгыннан зарлангач, бәлки эшмәкәрләр бу эштә ярдәм итәр дигән фикер яңгырады. Әгерҗе базарында гади авыл кешесенә ит сатарга мөмкинлек юк дигән сорауга: "Якын киләчәктә шәһәрдә сезнең кебек гади халык өчен авыл хуҗалыгы продукциясе сатарга мөмкинлек тудырылган зур базар төзү планы белән яшибез", - диде Валерий Макаров. Тирсә амбулаториясендәге матур үзгәрешләр - 2 миллион сумлык ремонт эшләре һәм дүрт белгечлек буенча табиблар белән тәэмин иткәннәре өчен район һәм үзәк хастаханә җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләре дә яңгырады залдан.
"Авылыгыз төзек, матур. Яшәү өчен уңайлыклар бар. Башкаларга үрнәк итеп күрсәтердәй җирлектә яшисез. Бүген әйтелгән теләк-үтенечләрегезне истә тотып, тормыш уңайлыкларын тагын да арттыру өстендә бергәләп эшләячәкбез", - дигән күтәренке рухта җыелышка нокта куйды район җитәкчесе.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев