Бу көнне күрермен дип уйламаган идем: 92 яшьлек Фәймә әби Мортазинаның өенә газ кергән
«Балаларым булмаса, бу рәхәтлекләрне күрә алмас идек..»
Сокманда гомер кичерүче Фәймә әби быел кышка сөенеп керәчәк. Чөнки июнь аенда аның өендә зәңгәр ут яна башлаган. Гомере буе көткән әлеге вакыйга тыл һәм хезмәт ветеранының туган көненә зур бүләк булган.
Тәбәрле авыл җирлегенә керүче кайчандыр гөрләп торган Сокманда туган, үскән, гомер кичергән Фәймә апа. Бала вакытыннан ук уфалла арбасын тартып утын да ташыган, печән дә чапкан, ашлык та урган, урман да кискән. Сугыш башланганда 10 яшьлек кенә булса да, өлкәннәр белән бер сафта колхоздагы иң авыр эшләрне башкарырга туры килгән. Һәм гомере буе колхоз эшеннән аерылмаган. Терлекчелектә дә хезмәт куйган, амбарда да эшләгән. Җәмәгате Флүр дә – Сокман авылы егете. Бәхетле матур гаиләдә биш балага – Фәнилә, Фәнисә, Филисә, Фәнис, Флүдәгә гомер бүләк итәләр. Балалары да үзләре кебек тырышлар, уңганнар.
Фәнилә белән Фәнисә гаиләләре белән күрше Тәбәрле авылында төпләнгәннәр. Филисә белән Фәнис Ижауда гомер кичерәләр. Ә физик мөмкинлеге чикле төпчекләре Флүдә әти-әнисе белән яши. Кызганыч, гаилә башлыгы Флүр абыйның гына гомере кыска була. Ул 1984 елда бакый дөньяга күчә.
– Балаларым да, кияүләрем, киленем дә алтын бәһасенә торырдайлар. Капкабызның ябылып, ишегебезнең бикләнеп торганы юк. Әле берсе, әле икенчесе туган йортка кайтып кына торалар, – ди Фәймә апа, рәхмәтле булып.
Бер ел элек алар газ кертү артыннан йөри башлыйлар.
– “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе буенча газлаштыру программасы гамәлгә ашырылуы турында язма чыкканнан соң, әнкәебезне дә гомер көзендә рәхәткә чыгарып була икән бит дип уйлап куйдык, – ди Фәнилә апа.
Тәбәрле авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре белән киңәшләшкәннән соң документлар җыю башлана. Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиевның, Рифат Мөстәхимов җитәкчелегендәге район газ-эксплуатация хезмәте коллективының да зур ярдәмен тоялар.
Җир астыннан да, өй эченә дә торбалар уздырыла, төтен чыгу юлы эшләнә. Өй эченә газ плитәсе, газ миче, счетчик урнаштырыла. Зал ягына да җылыткыч батарейлар куела. Гомумән, барлык эш 220 мең сумнан артыкка төшә.
– Бу көнне күрермен дип уйламаган идем. Бик сөендем. Бу эшкә хезмәте кергән һәркемгә олы рәхмәтем. Балаларым булмаса, бу рәхәтлекләрне күрә алмас идек. Ходай биргән калган гомеремне үз өемдә, үз түремдә уздырсам иде, – дип тели Фәймә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев