Бүген Әгерҗе районы комбайнчыларын һәм ярдәмчеләрен хөрмәтләделәр
Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырылды
Әгерҗе районында урып-җыю эшләре дәвам итә. 11 сентябрьгә район кырларында барлыгы 19165 гектарда (планга карата 79 процент) урып-җыю эшләре төгәлләнгән.
Бүген район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре, җир уллары янына барып, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән комбайнчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен бүләкләделәр.
– Сез туган ил табынын баетуга зур өлеш кертәсез. Сынатмыйча эшләгәнегез өчен зур рәхмәт, – диделәр Илфат Ильяс улы һәм “Нәүрүз” ширкәте директоры Игорь Васильев район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырганда.
Бүгенге көнгә “Нәүрүз” ширкәтендә иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар: әтиле-уллы Илдус–Данияр Гыйльмегаяновлар, 1339 тонна, әтиле-уллы Илназ–Ислам Хуҗиннар, 1216 тонна, Илүс Галимов–Булат Гыйниятов, 1135 тонна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев