Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген Әгерҗедә беренче көзге ярминкә гөрләде

Ул зур оешканлык белән узды

Район хакимияте һәм район Мәдәният сарае каршында оештырыган сәүдә мәйданнарына авыл уңганнары һәм бакчаларында күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстергән шәһәрдәшләр иртәнге сәгать 6да ук җыела башладылар. Ярминкәне халык та көтеп алганлыгы сизелә. Әле сатучылар әйберләрен урнаштырып та өлгермәгәнәр иде, сатып алучылар чиратка тезелә башладылар. Бигрәк тә, ит янында халык күп булды. Дуңгыз итен 300 сумнан сатып алырга мөмкин булса, сыер итенең бәясе төрле урында төрлечә итә. Аны 400 сумнан 600 сумга кадәр тәкъдим иттеләр.

– Итнең бәясе узган елга караганда күпкә артты, 80-100 сумга диярлек, – диде ит сату белән күп еллар шөгыльләнүче Ринат Фәттахов. – Чөнки узган ел фураж кыйммәт булды. Шунлыктан ит бәясе дә үсте. Быел ашлык мулдан, әмма иткә бәя төшмәде. Терлекнең тере бәясе узган ел 70-80 сумга кадәр күтәрелде.
Һәр сатучының үз клиенты да бар. Бер түшкә итне хәтта иртәнге сәгать 8гә сатып бетерүчеләр дә булды.

Чынлап та, ашлыкка бәя узган елга караганда якынча 8 сумга арзанрак. Бодайның килосын 12 сумнан, арпаны 11 сумнан тәкъдим иттеләр. 4-5 капчык алучылар да күп булды.

Ярминкәне оештыручылар бәрәңге сатучылар булыр микән дип хафаланганнар иде. Чөнки быел “Нәүрүз“ ширкәте Уразай кырларында бәрәңге үстермәде.

Шөкер, ярминкәдә бәрәңге мул булды. Район кулланучылар җәмгыяте аны килосын 27 сумнан тәкъдим итте. Узган ел 33-34 сум булган. Шәхси хуҗалыклардан да сатучылар күп булды. Бу юлы ярминкәдә Кичкетаң, Көчек, Тирсә, Шаршады, Иж-Бубый, Кырынды авыл җирлекләре Советлары да катнаштылар. Авыл җирлекләре башлыклары һәм хезмәткәрләре үз бакчаларында үскән яшелчә, җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Аларның сөт һәм сөт ризыкларын да, бәрәңгеләрен дә шәһәр халкы яратып алды.

Ярминкәдә бал да күп иде. Аның 3 литры берничә ел инде 1300-1500 сум тора. Узган ел сарымсакка кытлык булгач, аны бакчачылар быел бик күп утыртканнар. 300-350 сумнан саттылар. Кәбестә, кишер, чөгендер, кыяр, помидор, алма, слива – җаның ни тели шул бар иде. Тирес, саламны өйгә кадәр илтеп бирделәр. Агач үсентеләре дә сатылды. Свежий балык та бар иде.

– Ярминкә безне туендыра. Көзен аны көтеп алабыз. Бар әйберне алабыз. Бик зур рәхмәт, – диде 85 яшьлек Рәмзия апа.
Гомумән, күпләр беренче ярминкәдән бик канәгать калуларын белдерделәр. Район башлыгы Азат Вәлиев та аның оешкан төстә узуын билгеләп үтте. Бу көнне районыбыз үзешчәннәре ярминкәдә катнашучыларга һәм шәһәрдәшләргә бик матур концерт программасы да тәкъдим иттеләр.

Алдагы ярминкә Өлкәннәр ункөнлегенең беренче көнендә 1 октябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев