Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген Әгерҗедә ярминкә гөрли (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бу – өченче көзге ярминкә

Бүген кояшлы иртәдә Әгерҗенең үзәк урамында ике мәйданчыкта ярминкә оештырылды. Беренче мәйданчыкта ашлык саттылар. Бөртекле культураларның бер килосы 9-10 сум тәшкил итте. Тарткан мал онын 12 сумнан алырга була иде. 

Ә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ит, сөт һәм сөт ризыклары, бал, яшелчәләр, чәчәк һәм агач үсентеләре, гөмбә, балык алырга мөмкин булды. Сатуда кул эшләнмәләре дә бар иде. 

Сарсак-Омга, Көчек, Шаршады, Кичкетаң авыл җирлекләре Советлары хезмәткәрләре дә үзләре һәм авыл халкы җитештергән продукция белән сату иттеләр. 

Ярминкәдә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе хезмәткәрләре татарча китаплар, газеталар тәкъдим иттеләр. 2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылырга да мөмкин булды.  

Алдагы ярминкә ноябрь бәйрәмнәре алдыннан оештырылы дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев