Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген Әгерҗедә язгы ярминкәләргә старт бирелде

Ул район хакимияте һәм Мәдәният сараендагы мәйданчыкларда оештырылды

Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкә гөрли. Район хакимияте каршындагы мәйданда ашлык саталар. Бодайның килосы –10, арпаныкын 9 сумнан тәкъдим итәләр.

–    Эре мал да тотабыз, тавыкларыбыз да бар. Ашлыкның бәясе кыйммәт түгел. Өч мең сумлык арпа белән бодай алдык, – диде шәһәрдәшебез Зөлфия ханым.
Ит сатучылар да бер урында сәүдә итәләр. Сыер итенең бәясе 450 сумнан башлана. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшебез Рәмзия апа махсус ит алырга чыккан.

–    Ун килога якын ит алдым, балам. Ярминкәне сагынып көттек. Итне гел бер сатучыдан гына алам. Бик тәмле була, – диде ул.

Ярминкәдә кош итләре дә күп иде. Бройлерларның килосы – 280-330, бытбылдыкныкы – 650, аш өчен тавык түшкәсенең килосы 200 сумнан тәкъдим ителде. Йомырканың бер дистәсе 130-140 сум. Ысланган үрдәк, каклаган каз, тавык рулетлары каз мае, балык – барысы да бар иде.

Алдагы ярминкә 23 мартта шәһәрнең аскы өлешендә – Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты каршында уза. +12
Гомумән, Әгерҗедә ярминкәләр апрель ае ахырына кадәр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев