Бүген Әгерҗедә көзге ярминкә узды
Сатуда ит, ашлык, сөт һәм сөт ризыклары бар иде
Бүген Әгерҗедә чираттагы көзге ярминкә узды. Анда ашлык, ит, сөт һм сөт ризыклары, кышка консервланган кыяр-помидорлар, тәмле пироглар тәкъдим иттеләр.
Арпаның килосы – 9, бодайныкы 10 сум иде. Дуңгыз итен 350 сумнан тәкъдим иттеләр. Сыер итен 400 сумнан башлап 700 сумга кадәр алырга була иде. Сөтнең 1,5 литрын – 120, эремчекнең килосын – 250, кортның килосын - 600, сөтөстенең 350 граммын 250 сум белән саттылар.
Бу юлы ярминкәдә Тәбәрле авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре сатып алучыларга хезмәт күрсәттеләр. Фәнис Шәһәбиев гармунда уйнаган көйләргә дәртле җырлар бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев