Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бүген Әгерҗедә «Хәтер шәме» акциясе узачак

Җиңү мәйданында Хәтер акциясе узды

Бүген, 22 июнь, Россиядә - Хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ 82 ел элек безнең илдә Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Бу көнне Әгерҗе шәһәренең Җиңү мәйданында Хәтер акциясе узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов әгерҗелеләргә мөрәҗәгать итеп:

"22 июнь - илебез тарихында иң кайгылы һәм фаҗигале дата. 1941 елның 22 июнендә миллионлаган кешенең гомерен өзгән иң канкойгыч сугыш башлана. Без тынычлык һәм азатлык өчен көрәштә һәлак булган һәркемне тирән кайгы белән искә алабыз», - дип билгеләп үтте.

Акциядә катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, Җиңү мәйданындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Шулай ук бу көнне традиция буенча Иске Татар зиратында Туганнар каберлегенә дә чәчәкләр салынды.

Исегезгә төшерәбез, кич белән 20 сәгать 30 минутта Әгерҗе халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызачак. Һәркем «Хәтер шәме» акциясенә кушыла алачак.

Тулырак һәм фотолар сылтама аша.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев