Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бушлай газлаштыруга документлар җыю дәвам итә

Районда 80 нән артык заявка тапшырылган

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул гражданнарның җир участоклары чикләренә бушлай газ кертү мөмкинлеге бирә.

Бүгенге көндә безнең районда 82 заявка тапшырылып, 59 милек хуҗасы белән килешү төзелгән.

Килешү төзү нинди шартларда алып барыла соң? Бу хакта район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Лилия ХАҖИЕВА сөйли:

– Социаль газлаштыру программасы 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булыр дип көтелә. Тагын бер кат искәртәбез: бу хокуктан газификацияләнгән торакта урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары гына файдалана ала. Моның өчен берничә шарт үтәлү мәҗбүри. Болар – өйнең кадастр исәбенә куелган булуы. Җир участогына һәм йортка милек хокукы рәсмиләштерелмәгән булса, программада катнашу өчен иң элек шуларны рәсмиләштерергә кирәк.

Әлеге документлар тәртиптә булган очракта газлаштыруга заявка тапшырырга мөмкин. Аны дәүләт хезмәтләре һәм газлаштыруның бердәм порталлары аша юлларга, Әгерҗе районы газ-эксплуатация хезмәте аша бирергә була.

Заявка биргәндә түбәндәге документлар сорала: җир участогына һәм йортка милек хокукын раслаучы документ; ситуацион план; паспорт, ИНН,СНИЛС күчермәләре; элемтәгә керү өчен телефоннар.

Икенче этапта объектның газлаштыру таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелә. Болар – аның газ уздырылган пунктта урнашуы; йортның һәм җир участогының милек хокукында физик затка тәгаенләнгән булуы; газны шәхси яки йорт ихтыяҗлары өчен файдалану.

Заявка шушы шартларга туры килмәсә, юкка чыгарыла. Туры килсә, алдагы этапка күчә. Документлар һәм анда язылган мәгълүмат дөрес булган очракта 30 календарь көн эчендә килешү төзелә. Киресе булган очракта җитеп бетмәгән документларны һәм мәгълүматны 20 эш көне эчендә тапшырып бетерергә кирәк.

Югыйсә, заявка юк ителә. Килешүне төзегәннән соң анда күрсәтелгән срокларда башкаручы газны җир участогы чигенә китереп җиткерә. Газүткәргечне җир участогы һәм торак йорт кысаларында проектлаштыру өчен заказ бирүчегә проект оешмасына мөәрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки участогында һәм йортта газны уздыру һәм ялгау өчен милек хуҗасы үзе җаваплы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев