Быел Әгерҗе районнан контракт буенча хезмәткә кырыкка якын кеше киткән
Контракт буенча килешү төзү мәсьәләләре буенча 25367 телефонына шалтыратырга мөмкин
Быел безнең районнан контракт буенча хезмәткә кырыкка якын кеше киткән. Бу хакта тулырак – район хәрби комиссары Илгиз ГАЛИЕВ белән әңгәмәдә.
– Илгиз Наилевич, бездә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр җитәрлек дип әйтеп буламы?
– Әгерҗе районы хәрби комиссариатында контракт буенча хезмәткә җыю эш режимында алып барыла. Теләге булганнар килә. Хәзерге вакытта тагын өчәү китәргә җыена. Документларны рәсмиләштерү процессын тизләтү өчен без район үзәк хастаханәсе белән эшне җайга салдык. Шул рәвешле, контрактны рәсмиләштерү мөмкин кадәр кыска срокларда башкарыла.
– Нинди яшьтәгеләр күбрәк килә: яшь кешеләрме яки зуррак яшьтәгеләрме?
– Төрле яшьтәгеләр килә. Контракт төзүчеләр арасында 22 яшьлекләр дә, 50 яшь чиген узганнар да бар. Хәзер яшь чиге киңәйтелде. Контракт буенча хезмәткә 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәргеләр алына. Медицина комиссиясе хезмәткә яраклы дип тапкан очракта контрактны кимендә 1 елга төзергә була.
– Армиядә хезмәт итү, һөнәре исәпкә алынамы?
– Контракт төзүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре очрый. Тимерьюлчылар күп. Шулай ук каравылчылар, шоферлар, эшсез гражданнар да бар.
Иң беренче чиратта, әлбәттә, хәрби һәм ату тәҗрибәсе булган кандидатлар карала. Болар – хәрби хәрәкәтләр ветераннары, аучылар. Контракт төзүчеләр арасында андыйлар да юк түгел.
Армия хезмәтенә килгәндә, теге яки бу сәбәп белән хезмәт итмәгәннәр дә контракт төзи ала. Кемдер чакыру буенча хезмәткә сәламәтлеге буенча яраксыз дип табылган булса, контрактчылар өчен таләпләр башка. Бәлки, кемдер үз вакытында армиядә хезмәт итүдән качкандыр...Контракт төзегән моменттан тегеләренә дә, боларына да хәрби билет бирелә.
– Хөкем ителгәннәр дә контракт төзи ала бит?
– Бу шулай. Әмма үз нечкәлекләре бар. Контракт буенча хезмәткә авыр статьялар буенча хөкем ителгәннәрне алмыйлар. Болар – шпионлык, бандитлык, террорчылык, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр һәм башкалар.
Тулаем әйткәндә, теләүчеләр ирегеннән мәхрүм ителгән урыннардан контракт төзиләр. Безнең райондашлар арасында, әйтик, “Шторм Z” подразделениесендә хезмәт итүчеләр бар.
– Әти-әнисе, гаиләсе фикеренә каршы килеп контракт төзү очраклары буламы?
– Без һәр кандидат белән аерым сөйләшүләр алып барабыз: өйләнгәнме, юкмы, хезмәт турындагы мәсьәлә турында гаиләдә сөйләшү булганмы, әти-әниләре каршы түгелме...Сөйләшүгә хатыннары белән килүчеләр дә бар. Булачак контрактчы хәрби хезмәтнең гаилә әгъзалары белән килешенгән булуы һәм бу уртак фикер икәнлеге хакында ирекле аңлатма яза.
– Якташлар хезмәт итә торган частьләр белән элемтәдә торасызмы?
– Алар белән Илгизә Шәрифуллина җитәкчелегендәге мобилизация бүлекчәсе эшли. Ул хәрби частьләр белән элемтәдә тора. Төрле мәсьәләләрне хәл итүдә теләктәшлек күрсәтә. Мисалга, квалификацияле медицина ярдәме алуга мохтаҗ булган бер хәрбине фронт алдындагы госпитальдән Казандагы медицина учреждениесенә күчерү мәсьәләсе хәл ителде.
– Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүләрен райондашларыбыз ничек аңлата?
– Әлбәттә, финанс хәлен яхшыртырга теләүчеләр дә очрый. Кемнеңдер кредиты, бурычлары, ипотекасы бар, балаларны укытырга кирәк һәм башка сәбәпләр.
Ә түләүләр аз түгел. Контрактчыларга Россия Оборона министрлыгыннан бер тапкыр 195 мең сум түләнә. Моннан тыш, татарстанлылар 205 мең сум күләмендә өстәмә түләү (төбәктән) алалар. “”Алга”, “Тимер”, “Батыр” батальоннарында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен түләү күләме – 360 мең сум. Вазифаи окладлар 210 мең сумнан башлана. Алар өчен шулай ук төрле социаль ташламалар һәм гарантияләр дә каралган.
Шунысын да әйтергә кирәк, күпләр йөрәк чакыруы буенча килә. “Минем Ватан сагына басасым килә” диләр алар. Андый чакларда ир-егетләребезгә карата чын горурлык хисләре уяна. Илебез өчен авыр вакытларда мондый карарны бары тик чын ватанпәрвәрләр, ватаныбызның чын уллары гына кабул итә ала. Аларга һәм дөрес тәрбия биргән әти-әниләренә зур рәхмәт!
Ххх
Әңгәмә барышында хәрби комиссариатка өченче тапкыр махсус хәрби операция зонасына китәргә теләүче яшь кенә ир-егет килеп керде. Башта ул ирекле буларак китә, аннан контракт төзи. Хәзер тагын контракт буенча хезмәт итәргә тели. Мондый карарга нәрсә этәрде, дигән сорауга бернинди икеләнүләрсез болай дип җавап бирде: “Кирәк икән, димәк, кирәк. Анда минем хәрби дусларым калды. Энем дә хезмәт итә. Мин алар белән бергә булырга тиеш. Без булмасак, Ватанны кем саклар?!” Чыннан да, күңелне горурлану хисләре били. Уңышлар сиңа, солдат!
Белешмә.
Контракт буенча килешү төзү мәсьәләләре буенча 25367 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев