Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Быел мәктәпләрдә нинди яңалыклар бар? (ВӘСИЛӘ САФИУЛЛИНА БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ)

Сыйфатлы белем бирү –  беренче урында

Бүген мәктәпләрдә бәйрәм линейкалары гөрли. Игътибарыгызга район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНА белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

–    Вәсилә Гарәфетдиновна, сөйләшүне саннардан башлыйк әле. Ничә мәктәптә күпме бала укыячак? Балалар бакчаларында ничә бала тәрбияләнә? Беренче сыйныфка ничә бала кабул ителә? 
–    Бүген районда 20 мәктәп, 11 балалар бакчасы, сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат эшли. Аларда барлыгы 4010 укучы белем ала, 1615 бала тәрбияләнә. I сыйныфка  416 барыр дип көтелә, шуларның 327се – шәһәр, 89ы авыл мәктәпләренә. Кызганычка каршы, авыл җирендә I сыйныфка баручы балалар саны кимегәннән-кими. Әйтик, быел Девятерня мәктәбенә – 3, Кадрәк мәктәбенә 2 укучы бара. Кичкетаңда беренчедә укучы бер бала да булмаячак. Сүз уңаеннан: күптән түгел “Россия 1”телеканалының иртәнге тапшыруында Девятерня мәктәбенә укырга баручы өч кыз турында сюжет күрсәтелде. Аның нигезендә “мәктәптә ничә бала укуына карамастан, югары сыйфатлы белем бирелергә тиеш” дигән фикер ята.
Балалар бакчаларына килгәндә, быел аларга 1615 бала йөри. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 180гә кимрәк. Авыл балалар бакчаларына йөрүчеләр саны – 322. Бу да, узган елга караганда,  35кә азрак. Азевода мәктәпкәчә белем бирү төркемендә нибары – 3, Ямурзада 2 бала гына тәрбияләнә.  

–    Белем сыйфаты дигәннән, уку-укыту, тәрбия бирү  шартларын тагын да яхшырту юнәлешендә ниләр эшләнде?
–    Республика программасы кысаларында Бимада балалар бакчасы ремонтланды. “Заманча мәктәп – үсеш ноктасы” федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Красный бор, Иж-Бубый, Исәнбай, 2нче шәһәр мәктәпләрендә химия, физика, биология кабинетлары ремонтланды һәм җиһазландырылды.  Республика программасы буенча беренче тапкыр 2, 3, 4нче шәһәр мәктәпләрендә ашханәләр төзекләндерелде һәм җиһазлар яңартылды. 
Объектларның террорчылыктан сакланышын тәэмин итү юнәлешендә дә күп кенә эшләр башкарылды. Әйтик, 14 учреждениедә коймалар яңартылды, Сарсак-Омга лицеена, 2нче мәктәпкә видеокүзәтү урнаштырылды.  
Варкләд-Бодьяда балалар бакчасы бинасы бик тузган булу сәбәпле, мәктәп бинасына күчерелде. 
Болар – башкарылган эшләрнең бер өлеше генә. Сүз уңаеннан: барлык мәгариф учреждениеләрендә дә яңа уку елына әзерлек актлары имзаланды. Объектларны әзерләүгә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. 

–    Белем сыйфатына ирешүдә кадрларның роле зур булуы сер түгел. Бу уңайдан да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде. 
–    Бүген район мәгариф учреждениеләрендә 1205 кеше эшли, шуларның 671е – педагог. Югары категорияле укытучылар саны буенча без республикабыздагы 49 муниципалитет арасыннан 19нчы урында торабыз. Бу балалар бакчалары педагогларының категория буенча республикада икенче урында булуына турыдан-туры бәйле. 
Ә кадрларга килгәндә, быел безнең сафлар яшь укытучылар һәм тәрбиячеләр белән  белән тулыланды. 3нче шәһәр мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Эльвина Сәрвәрова, 4нче мәктәпкә музыка укытучысы Аделина Бәдретдинова, Исәнбайга физика-математика укытучылары Ранис Газизов һәм Илнур Хәкимов, Девятерняга татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Таңсылу Арсланова  эшкә кайттылар. Кристина Сәедова (9нчы балалар бакчасы), Алина Садыйкова (1нче балалар бакчасы), Диана Чечетко (7нче балалар бакчасы) хезмәт юлларын яшь тәрбияче буларак башлыйлар.   
Без моңа бик сөенәбез һәм яшь педагогларга уңышлар телибез. “Стипендиаль ярдәм” проекты кысаларында бүгенге көндә 4 укучыбыз педагогик вузларда белем ала. 2021 елда да 4 чыгарылыш сыйныф укучысы әлеге проектта катнашырга теләк белдерде. Димәк, киләчәктә без аларны да үз сафларыбызга көтеп калабыз. алда безне әле бик зур эшләр көтә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев