Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Бәйрәм белән, китапханәчеләр

27 май - Бөтенрәсәй китапханәләр көне уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комиеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлыйлар: - Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар! Бөтенрәсәй китапханәләр көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Безнең җәмгыятьтә китапханәләр мәдәниятнең нигезен тәшкил итә һәм миллионлаган кеше тормышында зур роль уйный. Алар кешелек тарафыннан еллар буе тупланып...

27 май - Бөтенрәсәй китапханәләр көне уңаеннан район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комиеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлыйлар:

- Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар! Бөтенрәсәй китапханәләр көне уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Безнең җәмгыятьтә китапханәләр мәдәниятнең нигезен тәшкил итә һәм миллионлаган кеше тормышында зур роль уйный. Алар кешелек тарафыннан еллар буе тупланып килгән зур байлык - китапларны саклыйлар, һәр кешегә белем алырга ярдәм итәләр, ял итү, мәгълүмат туплау мөмкинлеге тудыралар. Шул рәвешле, фән һәм җәмгыять, аерым кешеләр үсешенә йогынты ясыйлар. Иҗади эшләүләре, китапка һәм белемгә бирелгәнлекләре, югары һөнәри осталыклары, үз эшләренә тугрылык саклаулары өчен китапханәчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә укучыларыгызның күп булуын, рухи камиллек телибез.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, иминлек юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев