Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Сездән – активлык, бездән – ярдәм

"Юл уңаенда җилдереп кенә Гали авылына да кереп чыктык. Бу авылны да асфальтлы итә алуыбызга сөенеп килдем җыелышка", - дип башлады Девәтернәдә узган гражданнар җыелышын район башлыгы Фәрит Габбасов. "Соңгы елларда безнең якларга район җитәкчелегенең ярдәме зур булды. Һәр йортта газ, телефон бар, инде кайберәүләр цифрлы телевидение карыйлар. Район үзәгенә...

"Юл уңаенда җилдереп кенә Гали авылына да кереп чыктык. Бу авылны да асфальтлы итә алуыбызга сөенеп килдем җыелышка", - дип башлады Девәтернәдә узган гражданнар җыелышын район башлыгы Фәрит Габбасов.


"Соңгы елларда безнең якларга район җитәкчелегенең ярдәме зур булды. Һәр йортта газ, телефон бар, инде кайберәүләр цифрлы телевидение карыйлар. Район үзәгенә автобус йөреп тора. Район җитәкчелеге ярдәме белән янгын сүндерү машинасын да булдырдык. Кышын юлларны ачарга тракторыбыз бар, авыл җирлеге Советына яңа машина да бирелде", - дип, сөенечле хәбәрләр белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов үз чыгышында. Әйе, бүген бу җирлектә халыкка яшәр өчен барлык уңайлыклар тудырылган: ике ФАП, Девәтернәдә почта бүлеге эшли, Нарат авыл клубы, Девәтернә Мәдәният йорты халыкка хезмәт күрсәтә. Өч шәхси, ике райпо кибетеннән кирәкле товарларны сатып алырга мөмкин. Девятернәдә - урта мәктәп, ә Наратта мәктәп-балалар бакчасы эшләп килә. Ә менә Гали авылында, бер генә укучы булу сәбәпле, укытучы йорты ачылган быел. "Андагы шартлар мәктәптәгедән бер дә ким түгел", - диде Фәнис Миңнефаяз улы.
2010 елда терлек саны бераз кимегән булса, быел мөгезле эре терлек саны артып, 280 башка җиткән. Сыерлар узган елгыдан 14 башка күбрәк. Шуның нәтиҗәсендә, сөт җыю планын ике тапкыр арттырып үтәгәннәр: Нараттан Рәзилә Зарипова - 10, Талия Ситдыйкова 7 тоннадан артык сөт тапшырганнар. "Халыктан сөт җыюда Зөлфирә Шакирова һәм Раушания Фәхриева нәтиҗәле эшлиләр", - диде авыл җирлеге башлыгы.
"Үзегезнең пай җирләрен рәсмиләштереп, терлек азыгы әзерләү өчен файдалансагыз, күпкә отышлырак булыр иде. Авылда техника бар, без дә ярдәмгә килә алабыз. Әллә ни ерак китәсе юк: әнә, Салагыш, Ямурза, Азево авылларында фермерлар үз җирләрендә эшлиләр. Бездә дә үз җирләрен алып эшләрдәй, үз эшләрен башлап җибәрердәй гаиләләр бар бит", - дип, авыл халкын бу эштә активрак булырга чакырды Фәнис Йосыпов.
"Сездән - активлык, бездән - ярдәм", - дип ассызыклады Фәрит Гарифович та үз чыгышында. "Халык тырышып көн күрә икән, нигә андыйларга ярдәм итмәскә?! Инде менә районда 14 гаилә фермасы эшләп килә. Сездә дә шушы эшне башларга теләк белдерүчеләр бар икән, бина мәсьәләсендә ярдәм итәчәкбез", - диде ул. Башка проблемаларны хәл итүдә дә ярдәм кулы сузарга да вәгъдә бирде район җитәкчесе. Әйтик, Наратта, Галидә суүткәргеч системалар бик тузган. Бу мәсьәләне чишүне "Чиста су" республика программасына кертүгә ирешкәннәр. Алдагы елда Девәтернәдә Советкая урамын төзекләндерергә планлаштыралар. "Озакламый республиканың зур авылларында клублар төзү программасы да старт алачак. Бәлки, әлеге программа буенча сезнең авылда да яңа клуб төзелер", - дигән сөенечле хәбәрне дә җиткерде Фәрит Гарифович.
Менә шундый җанлы әңгәмә кебек сизелмичә дә үтте җыелыш. Авыл халкы районның хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләренә сорауларын да бирде. Аннан район үзешчәннәренең менә дигән шәп концертын карап кинәнде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев