Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Сездән башка яшәү булмас иде

Бар табигать кышкы йокысыннан уянган, язгы кояш җылы нурларын мулдан сипкән, түбәләрдән тамчылар тамган көннәрдә язның тәүге бәйрәмен 8 Мартны билгеләп үтәбез. Бу көнне хатын-кызларыбыз үзләрен дөньядагы иң бәхетле гүзәл затлар дип хис итәләр. Чөнки бәйрәмдә якыннары аларга котлауларга кушып, җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәләр, яратуларын белдерәләр, иң матур чәчәк бәйләмнәре...

Бар табигать кышкы йокысыннан уянган, язгы кояш җылы нурларын мулдан сипкән, түбәләрдән тамчылар тамган көннәрдә язның тәүге бәйрәмен 8 Мартны билгеләп үтәбез. Бу көнне хатын-кызларыбыз үзләрен дөньядагы иң бәхетле гүзәл затлар дип хис итәләр. Чөнки бәйрәмдә якыннары аларга котлауларга кушып, җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәләр, яратуларын белдерәләр, иң матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Яратуга, назга, рәхмәтләргә бик тә лаек шул без - гүзәл затлар...


Район Мәдәният сараенда 8 Март бәйрәменә багышлап узган тантана башка елларга караганда үзенчәлекле булуы белән истә калыр, мөгаен. Чөнки район башлыгы Фәрит Габбасов быел хатын-кызларыбызга аеруча онытылмаслык бәйрәм бүләк итте. Чаллы шәһәренең бик күп халыкара фестивальләрдә җиңү яулаган Ринат Шәмсетдинов җитәкчелегендәге "Болгар" бию театры коллективының ике сәгать барган концерты тормыш мәшәкатьләрен оныттырды, чын бәйрәм рухы бүләк итте. Мәдәният сарае фойесында ук театрның халык инструментлары оркестры тантана кунакларын милли моңнар белән каршы алды. Шунда ук районыбыздагы кул эшләре осталарының берсеннән-берсе матур эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Бәйләгән, чиккән, сәйләннән эшләнгән күз явын алырлык әйберләрне һәркем кызыксынып карады.
Хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, балалар тәрбияләүче генә түгел, ул - хезмәттә сынатмый торган көчле зат та. Район башлыгы Фәрит Габбасов та гүзәл затларыбызга соклануын белдерде, рәхмәтләрен җиткерде. "Март җитүгә, табигать кенә түгел, хатын-кызлар да тагын да матурая, яшәрә, Әле ярый, сез бар, хатын-кызлар. Сездән башка бер генә көн дә яши алмас идек. Без әниләребез алдында да гомер буе бурычлы. Алар исән чакта кадерләрен белик. Әниләрнең догалары, изге теләкләре безгә һәрвакыт ярдәм иткәнен онытмыйк. Хатыннарыбызны да кадерләп, хөрмәт итеп яшик. Бүген гаиләсендә дә, эшендә дә үрнәк алырдай көчле хатын-кызлар күп. Алар хәтта ир-егетләр генә башкарырдай эшләрне дә менә дигән итеп үтиләр. Теләсә нинди катлаулы, җаваплы эшне ышанып тапшырырга була сезгә, гүзәл затларыбыз. Сезгә ихтирам-хөрмәтем бик зур. Барыгызга да якыннарыгызның яратуын, сәламәтлек, уңышлар телим!" - диде ул. Аннан ул сәхнә түрендә хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән бер төркем хатын-кызларга Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Менә алар - "Һөнәренә тугрылык" номинациясендә җиңүчеләр: эксплуатацион локомотив депосы нарядчигы Әлмирә Хәсәнова, техник ремонт локомотив депосының әйдәп баручы инженеры Зөлфирә Ибраһимова, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең бүлекчә начальнигы Рамилә Ясәвиева, "Әгерҗе МСО" җәмгыяте штукатур-маляры Таисья Соловьева, "Водоканал" ширкәте склад мөдире Лилия Шәйсолтанова, "Хәлим" крестьян-фермерлык хуҗалыгы бухгалтеры Елена Исламова, шәхси эшмәкәр Надежда Исмәгыйлева, "Бима" бүлекчәсенең җитештерү буенча технологы Ирина Пажбекова, "Варкләд-Бодья" бүлекчәсе сыер савучысы Ольга Кузнецова, "ЖКХ-Әгерҗе" ширкәте икътисадчысы Светлана Расторгуева, 3нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Шушакова, 2нче мәктәп директоры Фәридә Әшрәфҗанова.
Ә "Аның асылы - хатын-кыз" номинациясе җиңүчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев котлады. "Бүген әлеге залга районыбыз үсешенә зур өлеш кертүче гүзәл затларыбыз җыелган. Әлеге номинациядә дә 30-40 ел хезмәт стажы булган, лаеклы ялда булсалар да актив тормыш белән яшәүче апаларыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Бәйрәм белән сезне! Якыннарыгызның яратуын тоеп, аларга һәрвакыт үрнәк булып, сынатмыйча яшәвегезне телим", - диде ул. Аннан сәхнә түренә бер-бер артлы яшьләргә остаз, хезмәт вазифаларына гомерләре буе тугры калган, гаиләләрендә үрнәк булган көчле затлар күтәрелде. Райпоның икмәк заводы, локомотив депосы, тимер юл узелы хастаханәсе, 184нче төзү-монтаж поезды ветераннары Дамира Хәирова, Нина Барановская, Юлия Барекова, Ясминә Латфуллина, 3 июньгә каршы төндә булган шартлау вакытында Тирсә мәктәбендә, үз өендә эвакуацияләнгән әгерҗелеләргә зур ярдәм күрсәткән Альбина Җәләлова, Тәбәрледән ялгызы биш ул үстерүче Гөлнара Сибгатова, Шаршады авылы китапханәчесе Резеда Нурмөхәммәтова - әлеге номинация җиңүчеләре.
"Болгар" бию театры коллективы дәртле биюләре, милли моңнарыбыз белән Әгерҗе гүзәл затларының күңелләрен күтәрде, бәйрәм кәефе бүләк итте.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гњзђл зат, хатын–кыз, район ашлыгы, чђчђк