Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Халыкка хезмәт юлында

Олег Морозов - сигез ел инде Әгерҗе районын үз эченә алган Яр Чаллы сайлау округыннан Россия Дәүләт Думасына без сайлаган депутат. Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары буларак, күп законнарны кабул итүдә актив катнашучы, Татарстанның социаль-икътисади үсешенә бик зур ярдәм итүче Олег Викторович бу атнада Татарстандагы сайлаучылары белән очрашты. Чәршәмбе көн...

Эшлекле сәфәре вакытында Олег Викторович, Әгерҗедәге матур үзгәрешләрне, күпсанлы төзелешләрне күреп, шәһәребезнең төзекләнүенә, яшәрүенә соклануын белдерде. Ул "Локомотив" стадионының яңабаштан үзгәртеп корылуын, футбол кырының заманча итеп төзелүен мактап телгә алды. Биредә ул яшь футболчылар белән аралашып, аларның уеннарын карады. Олег Морозов заманча итеп үзгәртеп корылган 8нче балалар бакчасында нәниләргә зур калалардагы кебек шартлар тудырылуын күреп тә зур канәгатьләнүен белдерде.Ул ветераннар өчен төзелгән йортларны карады, Әгерҗе храмында булды.
Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары локомотив депосының Кызыл почмагында тимерьюлчылар белән очрашты, аларның сорауларына җаваплар бирде.
Төштән соң аны Мәдәният сараенда районыбыз сайлаучылары көтә иде. Иң элек Фәрит Габбасов халыкны районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, нинди проблемаларны хәл итү өстендә эшләүләре турында сөйләде. Ә район җитәкчесенең халык белән уртаклашырдай уңышлары, матур эшләре байтак һәм аларның барысы да - күз алдыбызда. Менә шуларның кайберләре генә. Әгерҗе районы - торак йортларны сафка бастыру буенча Татарстанда I урында. 329(!) ветеранны ике ел эчендә тораклы итү - зур батырлык ул. "Ел ахырына тагын 18 ветеранга яңа фатир ачкычларын тапшырсак, районда ветераннарны торак белән тәэмин итү федераль программасы тулысынча үтәлә", - диде Фәрит Гарифович. Моннан тыш, Әгерҗедә 2015 елга тузган торакта яшәүчеләр калмаячак. Авария хәлендәге баракларда яшәүче 420 гаилә яхшы фатирларга күчәчәк. Бер ел эчендә биш йөзгә якын сабыйны "Бәләкәч" программасы кысаларында бакчалы итү дә - зур җиңү. Киләсе елга 16 мәктәпне капиталь ремонт эшләре көтүе дә зур сөенеч. Бик тиздән балалар поликлиникасының реконструкцияләнгән бинага күчүе дә - күптән көтелгән шатлыклы вакыйга. Район тарихында күрелмәгән төзелешләр бара бит соңгы елларда Әгерҗедә.
Фәрит Габбасов шәһәрдәге Боз сарае, яңа мәктәп, юллар, федераль программа буенча торак төзелешенә, йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен Татарстанга акча бүлеп бирүдә Олег Морозовның ярдәме чиксез зур булуын да билгеләп үтте.
Дөрестән дә, Мәскәүдә эшләп, туган Татарстанына менә ничә еллар инде ифрат зур булышлык күрсәтүче депутат ул Олег Викторович! Үз чыгышында да ул республикабыз проблемаларын хәл итүдә киләчәктә дә һәрчак ярдәм кулы сузачагын белдерде. "Татарстан җитәкчелеге белән көн саен тыгыз элемтәдә эшлим. Ә туган республикам беркайчан да йөзгә кызыллык китерми. Россия безнең Татарстанны башка регионнарга күп яктан үрнәк итеп куя. Шуңа горурланам", - диде Олег Морозов.
Очрашуда катнашучыларның Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасарына сораулары, үтенечләре дә шактый булды. Балалар спорт мәктәбе директоры Рамил Ясәвиев шәһәрдә балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен савыктыру-спорт комплексы кирәк дип мөрәҗәгать итте. Олег Викторович бу мәсьәлә белән инде шөгыльләнә башлавын әйтеп сөендерде. Тоба авылы халкының гомергә юлсызлыктан интегүе турында да сүз булды. Фәрит Гарифович киләсе елга Ожбуй, Байдуган кебек кече авылларга юл киләчәге турында әйтте һәм планга Тобаны да кертергә тырышачакларын белдерде. Мәскәү кунагы бу эшне дә игътибарсыз калдырмаячагын әйтте. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсенең үз бинасы булмаудан да зарландылар. Олег Морозов бу проблема белән Татарстан җитәкчелегенә чыгачакмын, диде.
Бу көнне Олег Викторович "Бердәм Россия" партиясен тулыландырган бер төркем райондашларыбызга партия билетлары да тапшырды.
Әлеге очрашудагы эчкерсез сөйләшү Татарстан, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүче Олег Морозовның киләчәктә дә халык хезмәтчесе булачагына күңелдә тагын бер тапкыр ышаныч уятты.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев