Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Хөкүмәт ничек җавап бирер?

2011 елның 2 июнь төнендә Кече Пурга районы Пугачево бистәсендәге хәрби частьта булган шартлаулардан соң 1,9 ел узды. Ләкин аның кайтавазы бүгенгәчә дәвам итә. Шартлаудан зыян күргән шәһәрдәшләребез, матди ярдәм сорап, әлегәчә Казанга да, Мәскәүгә дә язалар. "Мәскәү биргән ул акчалар кая китте икән?" дигән имеш-мимешләрнең дә тынып торганы юк....

2011 елның 2 июнь төнендә Кече Пурга районы Пугачево бистәсендәге хәрби частьта булган шартлаулардан соң 1,9 ел узды. Ләкин аның кайтавазы бүгенгәчә дәвам итә. Шартлаудан зыян күргән шәһәрдәшләребез, матди ярдәм сорап, әлегәчә Казанга да, Мәскәүгә дә язалар. "Мәскәү биргән ул акчалар кая китте икән?" дигән имеш-мимешләрнең дә тынып торганы юк. Халыкның күпсанлы сорауларына ачыклык кертүне сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан ИВАНОВка мөрәҗәгать иттек.
- Баштан ук шуны әйтеп үтәм, Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Министрлар Кабинеты Боерыклары белән шартлаулардан күргән зыянны каплау өчен Әгерҗе районына бирелгән акчаның һәр тиене - алар тарафыннан ук бик җитди контрольдә.
2011 елның 21 июнендә Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгы белән 42,031 миллион сум бюджет кредиты бирелгән иде. Бу акчаның 27 млн 386 мең 876 сумы шартлаудан зыян күргән социаль-мәдәният объектларны ремонтлауга китте. Шуның 617631 сумы - бик зур зыян күргән үзәк хастаханә һәм поликлиниканы, 1 млн 441776 сумы - мәдәният, 231 млн 300208 сумы - мәктәпләр, балалар бакчалары, 279600 сумы - физкультура һәм спорт, 1 млн 917851 сумы башка бюджет учреждениеләре биналарын ремонтлауга тотылды.
Моннан тыш, шәһәрдәге торак фонды да зур зыян күргән иде. Аларны торгызуга 14 млн 644124 сумы китте.
Шартлауларда йорт-җире, мал-мөлкәте зыян күргән гражданнарга узган ел ярдәм күрсәтелә башлады. Ә бу ярдәм әлеге фаҗигадән соң бер ай дәвамында, ягъни июнь аенда гариза язып, килгән зыянны махсус комиссия урынга барып тикшереп, акт төзегән һәм тиешле документларны шул вакыт эчендә тапшырган гражданнарга гына түләнде. Россия Хөкүмәте һәм ТР Министрлар Кабинеты Боерыгы белән ярдәм ике төрле булды. Беренчесе - бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм. Ул шартлау булган көнгә зыян күргән йортта теркәлгән һәр кешегә - 10 мең, ләкин бер гаиләгә 50 мең сумнан артык түгел итеп билгеләнгән иде. Махсус комиссия, барлыгы 1403 кешегә матди ярдәм сорап, 479 акт төзеп җибәргән иде. Бу исемлек җитди тикшерү узганнан соң әлеге гражданнарга бер тапкыр түләү өчен 13 млн 160 мең сум субсидия кайтты. Ләкин исемлеккә кергән 1403 кешенең 487се бу акчаны алалмады. Чөнки тикшерү барышында аларның документларында җитди хаталар табылды, ә кайберләре шартлаудан соң вафат булган гражданнар иде. Ә аларның варислары бу субсидияне 6 ай эчендә генә алала. Шулай итеп, 13 млн 160 мең сумның 450 меңе Федераль бюджетка кире кайтарылды.
Икенче ярдәм - финанс ярдәме иң кирәкле мал-мөлкәтенә зыян күрүчеләргә бирелде. Мондый ярдәм буенча 1232 кешегә 425 акт төзелде. Өлешчә милкен югалткан һәр гражданга - 50 мең, милкен тулысынча югалтканнарга 100 мең сумга кадәр ярдәм каралган иде. Финанс ярдәме өчен гражданнарга түләүгә 59 млн 400 мең сум бирелде. Документларда хаталар булу сәбәпле, 410 кеше бу субсидияне алалмады. Нәтиҗәдә, 600 мең сум федераль бюджетка кире кайтарылды.
Менә шундый шактый зур ярдәм алганнан соң шәһәр халкы арасында "без дә зыян күрдек, нишләп безгә ярдәм юк" дип төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүчеләр бихисап булды. Боларның күбесе шартлаудан соң бер ай эчендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән шәһәрдәшләребез иде. 2012 елның август-сентябрь айларында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров тәкъдиме буенча район хакимиятендә яңадан махсус штаб төзеп, 8300 кешедән бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм сорап язылган гаризалар кабул иттек. Һәм без әлеге гражданнарга түләү өчен Татарстан Хөкүмәте җитәкчелегеннән 81,6 млн сум субсидия сорап хат яздык. Әлеге мөрәҗәгатебезне Татарстан җитәкчелеге җавапсыз калдырмас дип өметләнәбез. Бу турыда без район газетасы аша хәбәр итәрбез.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев