Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Датчиклар кеше гомерен саклап калырга булыша

Узган ел Әгерҗе районында 25 янгын булды һәм аларда ике кешенең гомере өзелде. Республикада 3202 янгында 141 кеше һәлак булган. - Янгыннарда кеше гомере өзелү, мал-мөлкәткә зур зыян килү янгын белән көрәшүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә этәрә, - ди күзәтү эшчәнлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин. Бу көннәрдә авылларда узучы гражданнар җыеннарында шундый...

Узган ел Әгерҗе районында 25 янгын булды һәм аларда ике кешенең гомере өзелде. Республикада 3202 янгында 141 кеше һәлак булган.

- Янгыннарда кеше гомере өзелү, мал-мөлкәткә зур зыян килү янгын белән көрәшүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә этәрә, - ди күзәтү эшчәнлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин.

Бу көннәрдә авылларда узучы гражданнар җыеннарында шундый ысулның берсе турында халык арасында аңлату эшләре дә алып бара ул.

- Тәҗрибә күрсәткәнчә, янгыннар, гадәттә, төнлә чыга. Ул вакытта кеше татлы йокыда булганлыктан, янгын чыгуын сизмәве дә бар. Ә менә янгын турында автоном хәбәр бирүчеләр, икенче төрле әйткәндә, датчиклар, һавада аз гына яну продуктлары, ягъни төтен булуын да "тоемларга" сәләтле. Әлеге прибор шунда ук махсус сигнал бирә башлый. Әлеге ачы аваздан кеше уяна. Республика программасы ярдәмендә без мондый приборларны районыбыздагы социаль яктан куркыныч хәлдә булган күпбалалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең йортларына бушлай урнаштырган идек инде. Әмма барлык йортларга да бушлай кую мөмкинлеге юк, - дип сөйләде ул Биектауда узган гражданнар җыенында да һәм датчикны эшләтеп тә күрсәтте. Чыннан да, датчик бирүче сигналны ишетми калу мөмкин түгел.

Республикада әлеге приборларны куюның уңай нәтиҗәләре дә бар инде. Узган ел алты очракта датчикларның сигнал бирүе аркасында янгын чыгу турында вакытында сизеп, 18 кешенең гомере сакланып калган. Шуларның тугызы - балалар.

- Әйтик, узган ел май аенда Баулы районы Алексеевка авылында күпбалалы гаиләдә төнлә янгын чыга. Датчикның хәбәр бирүе аркасында хуҗабикә уяна һәм ут капкан йорттан чыгарга ашыга. Үзе белән бергә балигъ булмаган баласын да коткара, - дип сөйләде Айрат Разакович.

Янгын турында кисәтүче мондый приборларны һәр бүлмәнең түшәменә - горизонталь өслеккә урнаштырырга була. Аларны электр челтәренә тоташтырырга кирәк түгел, чөнки батарея ярдәмендә эшлиләр.

- Мондый приборлар кибетләрдә ирекле сатуда бар. Бәясе дә кыйммәт түгел. Әгерҗе халкы Ижауга еш йөри. Андагы кибетләрдә сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Сала халкы шулай ук авыл Советлары аша безгә дә заявка бирә ала. Турыдан-туры үзебезгә мөрәҗәгать итсәгез дә була, - ди Айрат Разакович.

Белешмә алу өчен 24141 телефонына шалтырата аласыз.

Җыен барышында күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе янгынга каршы көрәштә гидрантлар куюның, янгын сүндерү машиналарының төзеклегенең дә мөһим роль уйнавын искәртте. Аннан янгын чыгуның төп сәбәпләренә тукталып, мичтән дөрес файдалану, мунча мичен дөрес урнаштыру кагыйдәләрен искә төшерде.

- Электр челтәренең тузган булуы, йортта тәмәке тарту, балаларның ут белән шаяруы да янгын чыгуга китерү куркынычы бар. Хәзер төзелештә һәм мебель ясау өчен кулланыла торган заманча материаллар янган вакытта кеше өчен бик тә куркыныч матдәләр бүлеп чыгара. Бу, үз чиратында, еш кына фаҗигагә китерә. Ничек кенә баналь яңгырамасын, "Ходай сакланганны гына саклый" дигән мәкаль бүген дә актуаль булып кала. Чөнки янгыннан саклануда ваклыклар юк. Шуңа һәр кагыйдәне истә тоту, һәр ысулны куллану мөһим, - дип йомгаклады Айрат Шәйдуллин.

Белешмә:

Өч ел эчендә республика программасы буенча Әгерҗе районында аз керемле, күпбалалалы, социаль яктан имин булмаган 51 гаиләгә 221 датчик урнаштырылган. Шулай ук 60 ялгыз яшәүче өлкән һәм инвалидларның йортларына да 180 прибор куелган.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев