Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Денис Әминов, Ренат Мифтахов: «Диплом алабыз да - армиягә»

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе старт алды

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Әгерҗе районыннан чакырылыш буенча чараларда катнашу өчен 200дән артык егеткә повестка җибәрелгән, шуларның якынча 36сы солдат каешы буачак.

Район хәрби комиссариатының төп бинасында капиталь төзекләндерү эшләре алып барылганлыктан, чакырылыш чаралары әлегә Вокзальная урамындагы “Яшьлек” тулай торагында уза. Бу көннәрдә әлеге бинаның хәрби комиссариат өчен бүлеп бирелгән өлеше умарта күчен хәтерләтә. Көн саен дистәләгән егет медицина һәм хәрби чакырылыш комиссияләрен уза.

Алар арасында Үтәгән егете Денис Әминов та бар. Аңа 22 яшь. Ике айдан Казан ветеринария академиясен тәмамлый. 

–    Кулга диплом алуга хәрби хезмәткә китәчәкмен, – ди Денис. 

Аңа кадәр Сабан туйларында катнашып мәйдан батыры булып калуны да максат итеп куйган ул. Чөнки Денис малай вакытыннан ук милли көрәш белән шөгыльләнә. Өч тапкыр Татарстан чемпионы исеменә лаек, Россия ярышларында көмеш һәм бронза медальләр иясе. Район Сабан туенда да баш батыр булып калганы бар.

–    Армиягә барганда физик яктан әзерлек нык булырга тиеш. Мин сынатмам дип уйлыйм, – ди Денис. 
Гаиләдә апаларыннан соң туган төпчек малай булса да, әтисе Миргалим абый да, әнисе Галина ханым да улларын армиягә җибәрергә каршы түгел.

–    Әтием дә үзвакытында солдат мәктәбен узган. Әле ул чакта ике ел хезмәт иткәннәр. Аралашу чарасы да хат кына булган. Хәзер бу яклап күпкә уңайлырак дип уйлыйм. Мин дә ныклап эшкә урнашканчы хәрби бурычымны үтәргә телим, – ди Денис.
Тирсәдән Ренат Мифтахов та ике айдан дипломлы автомеханик булачак. “В” категориясенә “права” да алган. 

–    9 сыйныфны тәмамлагач Ижауга техникумга укырга кердем. Кадет төркеменә эләктем. Тәртип, дисциплина бик көчле булды. Ә бу солдат тормышының нигезләренә төшенергә дә ярдәм итте, – ди Ренат.
Әңгәмә барышында булачак солдат:

–    Армиягә бармау турында сүз булырга да мөмкин түгел. Егет кеше тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татырга өйрәнергә, нык булырга тиеш дип уйлыйм, – диде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев