Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Депутат Әлфия Когогина эшлекле визит белән Әгерҗегә килде

Киләчәктәге перспективалар барланган

Кичә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эшлекле визит белән Әгерҗе районында булып китте.

"Татарстанда эш көне иртә башлана. 7:30да үземнең бер мандатлы округтагы Әгерҗе районына юл тоттым, анда башкарма комитет җитәкчесе Азат Рөстәм улы Вәлиев һәм район активы белән төзекләндерү эшләре барышы белән таныштым һәм берничә чара үткәрдем", - дип хәбәр итә депутат үз инстаграмында.

Эшлекле очрашу барышында күп кенә мөһим сораулар турында фикер алышып, гражданнарны кабул итү оештырылган.

Шулай ук "Орешник" паркында эшләрне карап, районның киләчәктәге төзекләндерүе перспективалары барланган.

Мәгариф системасын үстерү, мәгариф учреждениеләрен төзү һәм капиталь төзекләндерү, шулай ук башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды, дип билгеләп үтә Әлфия Когогина.

Фото: депутатның инстаграм сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев