Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Депутат “Орешник“ паркына бәя бирде

Әгерҗелеләрнең иң яратып йөри торган урыны

Бу атнада РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эшлекле сәфәр белән Әгерҗегә килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев каршы алды. 

Азат Рөстәмович Әгерҗе районына җитәкчелек вазифасына билгеләнгәннән соң депутатның безнең районга беренче сәфәре иде бу. Алар федераль программа буенча төзекләндерелүче “Орешник“ ял паркында булдылар. 

–    Бу – әгерҗелеләрнең иң яратып йөри торган урыны. Шушы көннәрдә ачык һавада кино күрсәтү эшен башладык. Скейт-парк төзелеше ахырына якынлаша. Киләчәктә кафе төзү хыялы белән дә янабыз, – диде Азат Вәлиев киләчәккә планнар белән таныштырып. 

–    Чынлап та, шәһәрегезнең иң матур урыны бу парк. Биредә балалар, яшүсмерләргә генә түгел, өлкәннәргә дә     сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – диде Әлфия Когогина парк буйлап йөргәндә. 

Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр бетерелеп, массакүләм чаралар уздыруга рөхсәт бирелгәч, район җитәкчеләре Әлфия Гомәровнаны паркта оештырылачак бәйрәм чарасына чакырырга да вәгъдә бирделәр. 

Эшлекле очрашу район хакимиятендә дәвам итте. Җитәкчеләр биредә Әгерҗенең аскы өлешендә мәктәп төзү мәсьәләсен күтәрделәр. Шулай ук райондашларга ял итү өчен пляж булдыру идеясе буенча да фикер алыштылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев