Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Депутатлар бюджет кабул итте

19 декабрьдә район Советы депутатлары быелгы соңгы сессиягә җыелдылар һәм көн тәртибенә кертелгән 9 мәсьәләне тикшереп, карарлар кабул иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров иң элек депутатларны районның 2013-2015 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары белән таныштырды. Алдагы өч елга планнар белән сез газетабызның Яңа ел санында Валерий Владимирович белән бәйрәм...

19 декабрьдә район Советы депутатлары быелгы соңгы сессиягә җыелдылар һәм көн тәртибенә кертелгән 9 мәсьәләне тикшереп, карарлар кабул иттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров иң элек депутатларны районның 2013-2015 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары белән таныштырды. Алдагы өч елга планнар белән сез газетабызның Яңа ел санында Валерий Владимирович белән бәйрәм әңгәмәсендә таныша алырсыз.
Районның социаль-икътисади программасының 2012 елдагы үтәлеше белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов таныштырды. Әлеге программада 94 мероприятие каралган булган, шуларның 92се тормышка ашырылган.
МӘГАРИФ. Әгерҗедә 260 урынлы балалар бакчасы сафка басты, 5 мәктәпкә капремонт үткәрелде. Мәгариф учреждениеләренә компьютер техникасы, җиһазлар, күрсәтмә әсбаплар кайтартылды. Барлыгы 31 млн сум акча тотылды.
МӘДӘНИЯТ. Китапханәләр компьютерлар белән тәэмин ителде һәм Интернетка тоташтырылды. В.-Бодьяда клуб ачылды. Мәдәниятне үстерүгә барлыгы 11,6 млн сум акча тотылды.
СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ. Кадрәк, Шаршады, Биектауда ФАП ачылды. Тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлеген поликлиника итеп үзгәртеп кору бара. Эшләүче халыкка өстәмә диспансерлаштыру, яшүсмерләрне профилактик тикшерү үткәрелде. Бу тармакка быел 31 млн сум акча тотылды.
ФИЗКУЛЬТУРА ҺӘМ СПОРТ. Районда барлыгы 60 спорт түгәрәге эшли. Инвалидларга спорт белән шөгыльләнү өчен махсус төркем ачылды. Өлкәннәр өчен төрле ярышлар үткәрү традициягә керде. Киләсе елга бассейны булган сәламәтләндерү комплексы төзү планлаштырыла.
ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ. Балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытын файдалы уздыру өчен оештырылган 185 түгәрәккә 3,5 мең бала йөри. 2 меңнән артык бала төрле лагерьларда сәламәтлеген ныгыткан.
ТӨЗЕЛЕШ. Төзелешләр буенча район республикада XIII урында бара. Барлыгы 1566 млн сумлык төзелеш эшләре башкарылган. 123 йорт файдалануга тапшырылган. Юл төзелеше һәм ремонтына 185 млн сум акча киткән. Көчек авылындагы күпер төзелешенә 65 млн сум тотылган.
ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК. 11 күпкатлы йортка 25 млн сумлык капремонт үткәрелгән. Кадрәктә суүткәргеч челтәр төзү башланган.
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ. Барлыгы 2 млрд 132 млн сумлык валовый продукция җитештерелгән. Мегаферманың 1200 башка исәпләнгән 1нче корпусы сафка басты. 2нче корпусында төзелеш ахырына якынлаша. 3нче корпуска нигез салынды. Районда барлыгы 18 гаилә фермасы эшли, тагын 5есе - төзү стадиясендә.
Районда уртача хезмәт хакы 19477 сум. Тимер юлда - 33500, төзелештә - 23068, мәгарифтә - 12103, сәламәтлек саклауда 13036 сум. Уртача пенсия - 8067 сум.
Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 900 кешенең 685е эшкә урнаштырылды. Районда барлыгы 36457 кеше яши. Шәһәрдә - 19710, авылларда 16747 кеше. 11 айда 465 бала туды, 495 кеше вафат булды.
Р.Иванов чыгышындагы менә шундый саннар белән депутатлар узып баручы елның иң мөһим эшләрен күз алдына китерделәр.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин 2013-2015 елларга район бюджет проектын икенче укылышка тәкъдим итте. 20 ноябрьдә җәмәгать тыңлауларында проектка кайбер өстәмәләр кертелгән иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Шәмсетдинов районда утильләштерү, көнкүреш калдыкларын эшкәртүне оештыру турындагы положение белән таныштырды.
Депутатлар 2011-2015 елларга билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы программасының үтәлеше турында районның баш коткаручысы Рәшид Мастикаев һәм янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин чыгышын тыңладылар. Валерий Макаров янгын сүндерүчеләр әйткән проблемаларны хәл итү өчен юллар эзләргә вәгъдә бирде. Чөнки алар барысы да янгыннар булмасын өчен юнәлтелгән.
Сессиядә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшен яктыртты.
Депутатлар район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, район Советы һәм аның даими комитетларының 2013 елга эш планнары белән дә таныштылар. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советының хокук һәм законлылыкны саклау комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногоманов катнашты. Ул соңыннан гражданнарны да кабул итте.
Сессиядә тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде һәм алар белән район сайтында agryz.tatarstan.ru таныша аласыз.
***
Сессиядән соң Р.Ногманов һәм В.Макаров агрофирма директоры Илгиз Салиховка - "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", ветеран көрәшче, остаз Альфред Сабирҗановка - "ТРның атказанган физик культура хезмәткәре", күптән түгел лаеклы ялга киткән Дамир Бакировка "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе башкарма комитетының һәм район җитәкчелегенең Мактау грамоталарын, Гомәр Шакировка ТР Кеше хокукларын саклау буенча вәкиленең Рәхмәт хатын һәм район җитәкчелегенең Мактау грамотасын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев